ТАТАРСКАЯ ГАЗЕТА

КОНФЕРЕНЦИЯ


[Татарская газета] [Добавить запись]

Ибрагим аль Булгари: Бердәм Рәсәй

Путинның Бердәм Рәсәй төзү логикасы - программасы.

Мин үземнең язмаларымда, Рәсәйнең югаы дәрәҗә ияләренең сүзләреннән, кылган гамәлләреннән, алар тарафыннан инде тормышка ашырылган чынбарлыклар чылбырыннан, шул чынбарлыклыклар чылбырының эзлекле юнәлешеннән чыгам.Инде тормышка ашкан, чынбарлыклар тезмәсеннән карасак, бүген мөстәкыйл, халык-ара хокукка ия булган Татарстан дәүләтчелегендә, президент, Госсовет, хөкүмәт сүзләре генә тырпаеп тора. Менә бу постларны бетереп, милләтләргә “россиянин” атамасын биргәч, Татарстан дәүләтчелеге, татар теле, татар милләте эреп югала, әгәр дә гадәттән тыш вакыйгалар тоткарламаса. Сез минем сүзләргә ышанмасагыз, түбәндәге язганны диккатъ белән карагыз. Путин хакимияткә килгәч, ул вакытлардагы ыгы-зыгыны стабилләштерү өчен, идарә партиясе төзеде. Ул партиянең исеме Единая Россия. Татарчага тәрҗемә итсәк бу сүз “Бердәм Россия” Менә бу “Бердәм Россия” сүзе белән Путин һәм Медведев, аларның иярченнәре тулгагы башланды да инде.”Бердәм Рәсәйне” төзү өчен иң әүвәл ни эшләргә кирәк? Үзәкләштерелгән власть һәм идарә вертикале кирәк. Үзәкләштерелгән көчле ике идарә вертикале төзелде. менә бу эшләнгән эш, “Бердәм Рәсәй сүзенә соответствует. Бердәм Рәсәй төзү өчен, тагы ни эшләргә кирәк? “Бердәм Рәсәй сүзе күрсәтеп тора, федератив структураны бетерергә кирәк.Бу үз чиратында, халык-ара хокукларга ия булган Татарстан кебек мөстәкыйл дәүләтләрне бетерү дигән сүз. Бердәм Рәсәй төзегән вакытта, халыклар активлыгын бик түбән дәрәҗәгә төшерергә кирәк, шулаймы? Милләт халыкларын төрле партияләргә җәлеп итү, Халык фронтына куып кертү, бер яктан, Бердәм Рәсәй төзү белән бәйле булса, икенче яктан, Путинның һәм аның иярченнәренең хакимият рулендә тоту өчен кирәк. Бу эшләрне бер президент срогында гына эшләп булмый. Шулай ук “Россиянин” сүзе дә соответствует “Бердәм Рәсәй” дигән сүзгә.

Путин һәм аның иярченнәренең Бердәм Рәсәй дәүләтен төзү чорында һәм аның киләчәктәге яшәешендә, Рәсәй халыкларына изгелекләр каралмаган.Мисаллар китерәбез. Пенсионерларның пенсияләрен уравниловка методы белән билгеләү, аларның тир түгеп алган льготаларын манеталаштыру, эшче, крестьяннарның


02-10-13 17:01
Ответить К списку


Ибрагим аль Булгари Бердәм Рәсәй 02-10-13 17:01
Ибрагим аль Булгари Re:Бердәм Рәсәй  02-10-13 17:03
Макарова Фаиля Юрьевна Re:Бердәм Рәсәй  12-10-13 00:48
Татар Re:Бердәм Рәсәй  06-03-14 23:48
Ибрагим аль Булгари Re:Бердәм Рәсәй  02-10-13 17:05
Ибрагим аль Булгари Re:Бердәм Рәсәй  02-10-13 17:08






Ответ:
Имя
Email
Ccылка
Заголовок
Текст