ТАТАРСКАЯ ГАЗЕТА

КОНФЕРЕНЦИЯ


[Татарская газета] [Добавить запись]

Фагим Валиев: «Татарның тагын 460 ел көрәшергә хәле юк!»

Хәтер көне

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА
Казан ханлыгы Явыз Иван тарафыннан яулап алынуга быел 460 ел тулды. Бу көнне табигатьнең ел да көйсезләнә торган гадәте бар. Йә бик тиз генә суытып, җирне катырып куя да, күз ачкысыз җил була, йә көне буе яңгыр пыскаклый. Быел да көне буе яңгыр яуды. Пыскакламады да, ә чиләкләп койды. Хәтер көненә кадәр һәм аннан соң һава торышы зарланырлык түгел иде. Табигатьнең дә фаҗигале тарихи вакыйганы искә алып сыкравы иде бу, күрәсең. Алай да, Казанның Ирек мәйданында Хәтер көне елдагыча билгеләп үтелде.
Яңгыр явып, шәһәр урамнарында гөрләвекләр ташып – «бөке»ләр хасил булып торуга карамастан, мәйданга халык башка еллардагыга караганда азрак җыелды дип әйтеп булмый. Кайбер матбугат чаралары мәйданга килгән кеше санын 300ләп дип билгеләсә дә, шәхсән үземә күбрәк кебек тоелды. Минем янда торган бер абзый да: «Мең кеше бардыр монда», – дип, яңгырдан курыкмыйча килүчеләргә исе китеп, үз фикерен белдерде.
Халык арасында татарлар гына түгел, чуашлар, марилар, башкортлар да бар иде. Уфадагы «Күк бүре» оешмасы егетләре дә килгән, Казанда күптән түгел оешкан «Алтын урда» әгъзалары, «Азатлык» берлегенең Мәскәү, Уфа, Октябрьск, Түбән Кама, Нурлат вәкилләре, аеруча Яр Чаллы яшьләре күп җыелган. Кайбер язучы-шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар да биредә. Билгеле, тарихта милләтне яшәтүче төп көчнең татар интеллигенциясе булуын исәпкә алсак, Хәтер көненә чыгучы татар интеллигенциясе бик аз санда иде. «Безнең гәҗит» http://beznen.ru/basma/2012-41/tatarnin-tagin-460-el-koresherge-hele-yuk/

18-10-12 18:33

http://beznen.ru/basma/2012-41/tatarnin-tagin-460-el-koresherge-hele-yuk/
19-10-12 16:58
Ответить К списку


Идрисов Рустам На площади Свободы проходит день памяти в связи с 460-летием падения Казани  14-10-12 08:31
Фагим Валиев «Татарның тагын 460 ел көрәшергә хәле юк!» 19-10-12 16:58
ilyas xan astraxanski Интересно, кто придумывает такие «умные» лозунги?  13-06-13 01:51






Ответ:
Имя
Email
Ccылка
Заголовок
Текст