ТАТАРСКАЯ ГАЗЕТА

КОНФЕРЕНЦИЯ


[Татарская газета] [Добавить запись]

Идрисов Рустам: Re:Главный оппонент Илдуса Файзова возможно подал в отставку

Мәскәү матбугат чаралары аша мөселманнарны сәләфиләргә һәм хәнәфиләргә бүлеп, талаштыру юлын алды. Ураза башында ук мөселманнарны кайгыга салдылар. Казанның 1000 еллыгы алдыннан бик күп мөселманнарны төрмәләргә яптылар, хәзер менә Универсиада алдыннан иҗтимагый оешмаларны, мөселманнарны “тәртипкә китерү” бара.

Фәүзия Бәйрәмова дәвам итә:

– Мин дә универсиада алдыннан берәр этлек көттем. Ләкин болар иртә башлады, җиңнәрен иртә сызгандылар, Рамазан аенда нинди мәкерлек эшлиләр. Моны халыкны куркыту, аның рухын төшерү өчен эшлиләр. Иманым камил, Илдус Фәизгә һөҗүмне, Вәлиулланы үтерүне органнар үзләре эшләде. Моны татар да, мөселман да эшләмәде. Дөрес, кыйнап, шешәләр белән көчләп әйттерергә мөмкиннәр. Сталин да әйттергән. Миңнехановка да хәтерем калды. Имеш, без традицион исламны якларга тиеш. Монда ике төрле ислам көрәшәмени? Без Аллаһ исламын гына беләбез. Халкыбыз Батыршалар чорыннан күп михнәт чикте. Иншаллаһ, без дә Батырша хәзрәт кебек милләтне саклау өчен көрәшербез. Кирәк икән, шәһит тә китәрбез!", диде Фәүзия Бәйрәмова.

Гамил Камалетдинов фикерләрен дә тәкъдим итәбез.

– Гамил әфәнде, менә сезнең улыгыз да күптән түгел кулга алынган. Гомумән, Татарстанда барган тоткарлаулар, кулга алулар сездә нинди фикерләр тудырды?

– Казан вакыйгалары турында Русия телеканалларының берсендә төнге тапшыру булган. Үзем тыңлый алмадым. Шунда, журналист булса кирәк, Максим Шевченко әйткән, бу бандитлар яки махсус хезмәтләр эше, ләкин мөселманнар эше түгел, дигән. Мин моның белән тулысынча килешәм. Ни өчен дигәндә, Илдус Фәизнең аягы сынды дигәннәр иде. Хәзер инде аны шифаханәдән чыгардылар. Димәк, бу бер спектакль генә булган. Бик күп мөселманнарны, шул исәптән минем улымны да кулга алдылар. Шуннан ФСБга бардым. Башта аны 48 сәгатьтән соң, аннан инде 72 сәгатьтән соң чыгарабыз диделәр. 72 сәгате дә узып китте, ләкин чыгару турында уйламыйлар. Утыручылар күп, ләкин төгәл санын әйтә алмыйм. http://www.azatliq.org/content/article/24656424.html



26-07-12 08:45
Ответить К списку


Идрисов Рустам Главный оппонент Илдуса Файзова возможно подал в отставку  23-07-12 09:18
Идрисов Рустам Re:Главный оппонент Илдуса Файзова возможно подал в отставку  26-07-12 08:43
Идрисов Рустам Re:Главный оппонент Илдуса Файзова возможно подал в отставку  26-07-12 08:44
Идрисов Рустам Re:Главный оппонент Илдуса Файзова возможно подал в отставку 26-07-12 08:45






Ответ:
Имя
Email
Ccылка
Заголовок
Текст