Гафуров: Re:Достоевский - сәет, Мөхәммәд с.а.с. нәселеннән. Дәвамы.
“Россия өчен, әгәр дә ул беразга булса да, йөзен Азияга борса әйбәт булыр иде”,- дип яза, аның Россия өчен көнчыгышның нәрсә икәнен анлаткан “Что такое для нас Азия” дигән хезмәте дә бар. Ф.М.Достоевский. ПСС в 30 тт, Л.1984, 27 том.
Достоевский Европада популяр булган «урысны кыргычласан, - татар күрерсең» (поскребёшь русского – увидишь татарина; grattez le russe et vous verrez le tartare, французча) әйтемененең Россиядә дә киң таралыш алып китүенә дә үз өлешен керткән. Бу сүзләр аның “Подросток” романында (Ф.М.Достоевский “Подросток”, Москва, Современник, 1985 ел, 541 бит) бар. Россиянең, рус халкының төп асылын бик төгәл аңлаткан бу әйтем башка язучыларда да бар, аны Наполеон Банопарт әйтергә яраткан.
20-09-11 11:07 Ответить К списку
 | Гафуров Re:Достоевский - сәет, Мөхәммәд с.а.с. нәселеннән. Дәвамы. 20-09-11 11:07
|
|