
Гафуров: Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Татар фамилияле Сергей Есенин. Дәвамы. 2
һәм дә, татар Көстәк исемен йөрткән бу авыл бары тик татар, мишәр татарлары авылы гына булырга мөмкин. Бу татар авылының баштагы исеме бәлки, Көстәк булгандыр, халкы православие кабул итеп әкренләп руслашкач, бу татар топонимы аннан Костаковога, шуннан инде Константиновога әйләнгәндер.
Шулай итеп, бу популяр шагыйрьнең тамырлары Көстәк атлы татар авылындагы Исән (Исәнбай, Исәнтай) исемле татардан башланып киткән дип исәпләргә дәлилләр, аргументлар шактый гына, зур ихтималлык белән Сергей Есенинны да татар чыгышлы шагыйрьләрдән дип исәпләргә була.
Төрки-татарда, сирәк булса да, Ясән исеме дә бар. Бу исем кыргызларда, казахларда очрый. Шәхсән мин үзем Ясән атлы бер казахны беләм, аның русча тутырылган паспортында исеме Есен дип язылган, ул үз исемен төрки-татардагы Исән сүзе белән аңлата.
20-09-11 11:04 Ответить К списку
 | Гафуров Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Татар фамилияле Сергей Есенин. Дәвамы. 2 20-09-11 11:04
|
|