ТАТАРСКАЯ ГАЗЕТА

КОНФЕРЕНЦИЯ


[Татарская газета] [Добавить запись]

Гафуров: Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Татар фамилияле Сергей Есенин. Дәвамы.

Шулай ук русларның татар чыгышлы атаклы кешеләренең күпчелеге дә мишәр иле - мещерский юрттан, Касыйм ханлыгыннан.
Константиново топонимы Костак исемле кеше исеменнән алынган. (“Константиново авылы тарихы” мәкаләсе һәм Арсен Бабурин (фамилиясе татарча) төзегән «Материалы к Рязанской топонимической энциклопедии» хезмәте буенча). Бу авторларның аңлатуы буенча, Ука елгасында йөзеп барганда бер рус судносына мещеряклар һөҗүм иткән, шул орыш вакытында өч сугышчы яраланган, һәм дә, аларны шул яр буенда яшәүче бер отшельник янында калдырырга мәҗбүр булганнар. Савыгырга калдырылган Федяк, Вак, Костак атлы шул сугышчылар соңыннан Ука буенда урнашкан Федякино, Вакино, Костаково – Константиново авылларына нигез салганнар. Риваятьтәге персонажларның исем-шәрифләре татарча, хәтта, русча яңгыраган Фидяк исеме дә. Русча булганда, ул гади генә Федя, Федор булып язылып калган булыр иде, ә Фидяк, татарның фида тамырыннан барлыкка килгән Фидан, Фидакарь исемнәре белән күбрәк аваздаш. Ә Вак исеме татарның Вакыйф, Ваккаф, Ваккас, Вагыйзь исемнәре кебек үк яңгырый (шул исемнәрнең русчадагы кыскартылган формасы). Моннан шундый нәтиҗә чыгарырга була: риваятьтә саналган бу персонажлар, бу геройлар бернинди дә руслар булмаганнар, ә бәлки татарлар, (болгар татарлар, мишәр-мещеряк татарлар) булганнар.
Русларда Костак, Костаков фамилияләре бар. Бу фамилияләрнең чыгышын я гомумхристиан Константин исеменнән, яки Кавказ төркиләрендәге көстәү (Идел-Урал татарларында төскәү, төзәү – прицеливаться, көстәк – хорошо прицеливающийся) сүзеннән барлыкка килгән дип аңлаталар. Тик, бу очракта, вакыйгаларның мишәр җирендә булганын исәпкә алганда, Костак исемен аңлатуның татарча версиясе бик гади. Татар телендә сорау, ялвару, теләү, өмет итү, көтү (гадәттә аллаһедан; “Көстәнеп, күп егладым күңелем тулып” – Г. Кандалый, “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”, 2 том) аңлатучы көстәү, көстәнү (көсәнү) сүзләре бар. Шул сүзләрдән татарча исемнәр дә барлыкка килгән. Гөмәр әфәнде Саттаровның югарыда телгә алынган сүзлегендә Көстәкол, Көс(т)әбай кебек татар исемнәре күрсәтеп кителгән. Алар сорап, көтеп алынган балалар мәгънәсендә аңлатылганнар. Сүзлектә булмаса да, шул ук көстәү тамырыннан, сүз ясагыч к кушымчасы кушып, татарча көтеп, сорап алынган бала мәгънәле Көстәк исеме булуы бик табигый. Татарның Касыйм ханлыгында, анда татарлар яшәгән вакытта нигезләнгән (Константиново тарихи документларда беренче тапкыр 1619 елны телгә алына), һәм дә, татар Көстәк исемен й


20-09-11 11:02
Ответить К списку


Irek Bikkinin Альфир Гафуров текстлары, укыгыз - А там Русью и не пахнет…  17-07-11 08:57
Irek Bikkinin Re:Альфир Гафуров текстлары, укыгыз - Владимир Набоков – татарлардан  17-07-11 13:30
Гафуров Татар теле бик гадимы Дәвамы.  20-09-11 10:18
Гафуров Re:Альфир Гафуров текстлары, укыгыз - Владимир Набоков – татарлардан. Дәвамы. Русская кухня - шашлыки, чебуреки, пермячи  20-09-11 10:01
Гафуров Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә.  20-09-11 08:53
Гафуров Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә.  20-09-11 08:57
Гафуров Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Дәвамы.  20-09-11 10:24
Гафуров Re:Альфир Гафуров текстлары, укыгыз - Дәвамы. Русская кухня - шашлыки, чебуреки, пермячи  20-09-11 10:04
Гафуров Re: Татар теле бик гадимы Дәвамы-2  20-09-11 10:19
Гафуров Re: Татар теле бик гадимы Дәвамы-3  20-09-11 10:21
Гафуров Re:Альфир Гафуров текстлары, укыгыз - Дәвамы. Русская кухня - шашлыки, чебуреки, пермячи  20-09-11 10:06
Гафуров Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Дәвамы.-2  20-09-11 10:29
Гафуров Грозныйның татар таягы  20-09-11 08:59
Гафуров Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Татар фамилияле Сергей Есенин. Дәвамы. 20-09-11 11:02
Гафуров Пушкинның Солтан патша турындагы татар халык әкияте  20-09-11 09:04
Гафуров Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Татар фамилияле Сергей Есенин. Дәвамы. 2  20-09-11 11:04
Гафуров Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Дәвамы.-3  20-09-11 10:30
Гафуров Re:Альфир Гафуров текстлары, укыгыз - Дәвамы. Русская кухня - шашлыки, чебуреки, пермячи  20-09-11 10:09
Гафуров Грозныйның татар таягы. Дәвамы.  20-09-11 10:52
Гафуров Пушкинның Солтан патша турындагы татар халык әкияте. Дәвамы.  20-09-11 10:46
Гафуров Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Дәвамы.-4  20-09-11 10:32
Гафуров Re:Альфир Гафуров текстлары, укыгыз - Дәвамы. Русская кухня - шашлыки, чебуреки, пермячи  20-09-11 10:10
Гафуров Достоевский - сәет, Мөхәммәд с.а.с. нәселеннән  20-09-11 09:13
Гафуров Re:Пушкинның Солтан патша турындагы татар халык әкияте. Дәвамы. 2  20-09-11 10:48
Гафуров Re:Достоевский - сәет, Мөхәммәд с.а.с. нәселеннән. Дәвамы.  20-09-11 11:07
Гафуров Re:Альфир Гафуров текстлары, укыгыз - Дәвамы. Русская кухня - шашлыки, чебуреки, пермячи  20-09-11 10:11
Юра и другие Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Дәвамы.-4  25-02-14 18:35
Гафуров Россия көне кемнеке?  20-09-11 09:19
Гафуров Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Дәвамы.-5  20-09-11 10:34
Гафуров Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Дәвамы.-6  20-09-11 10:35
Гафуров Re:Пушкинның Солтан патша турындагы татар халык әкияте. Дәвамы. 3  20-09-11 10:49
Гафуров Re:Россия көне кемнеке?  20-09-11 09:38
Гафуров Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Дәвамы.-7(-)  20-09-11 10:36
Гафуров Re:Россия көне кемнеке?  20-09-11 09:53
Гафуров :Россия көне кемнеке?  20-09-11 09:54
Гафуров Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Дәвамы.-8  20-09-11 10:37
Гафуров Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Дәвамы.-9  20-09-11 10:39
Гафуров Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Дәвамы.-10  20-09-11 10:40
Гафуров Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Дәвамы.-11  20-09-11 10:41
Гафуров Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Дәвамы.-12  20-09-11 10:43
Захар Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Дәвамы.-12  20-09-11 22:26






Ответ:
Имя
Email
Ccылка
Заголовок
Текст