
Гафуров: Re:Пушкинның Солтан патша турындагы татар халык әкияте. Дәвамы. 3
Солтан патша турында әкият татарның Кырымында да, Себерендә дә табылгач, бүгенге көнгә кадәр ул кырым татарларында кульязма рәвешендә дә саклангач, халкыбызның бу әдәби ядкаре бар татар иле өчен дә билгеле булган дип исәпләргә кирәк. Пушкин бу әкият сюжетын Оренбурга, Кырымга сәяхәте вакытында да, родовой имениеләре урнашкан Җир Булды авылында да язып алган булырга да мөмкин. Пушкинннарның Нижнийдагы усадьбалары Болдино – элеккеге Җил булды исемле татар авылы, шагыйрь яшәгән вакытта да ул яртылаш татар авылы булган, анда булганда да Пушкинга татарлар белән аралашырга, аңлашырга, сөйләшергә туры килгән, ә Пушкиннар җәйләрен гел шул авылда үткәргәннәр (“Усадьба Болдино в селе Болдино» мәкаләсеннән). Шул ук вакытта шагыйрьгә бу әкиятне кечкенә вакытында татар чыгышлы әбиләре сөйләгән булуы да ихтимал. Билгеле булганча, әдипнең бер әбисе, Ольга Васильевна Чичерина – татарлардан. Фәрит Фарисовның “Тайны татарского народа. Россия вышедшая из степи” хезмәтендә дәлилләнгәнчә, Пушкиннар нәселе, гомумән, Россиягә хезмәткә күчкән Ратша атлы татар аксөякләреннән. Шагыйрьнең бабасы Абрам Петрович Ганнибал, Петрның вафатыннан соң, Себергә сөргенгә сөрелә, күп еллар Томскида яши. Ул вакытта Себернең, шул исәптән Томскиның да, күп халкы татарлар була. Ганнибал, укымышлы, зыялы кеше буларак, җирле халыкларның, шул җөмләдән татарларның да милли культура, фольклор үрнәкләрен җыйган, өйрәнгән. Солтан патша турындагы әкият сюжеты шул вакытта Пушкиннар гаиләсенә килеп кергән дип исәпләргә дә була.
Шулай итеп, югарыда санап кителгән бар фактларны да искә алып, йөз процент төгәллек белән, Александр Сергеевич Пушкинның Солтан патша турындагы әкияте – татар халык әкияте дип расларга тулы нигез бар, дәлилләр дә, аргументлар да җитәрлек.
20-09-11 10:49 Ответить К списку
 | Гафуров Re:Пушкинның Солтан патша турындагы татар халык әкияте. Дәвамы. 3 20-09-11 10:49
|
|