
Гафуров: Пушкинның Солтан патша турындагы татар халык әкияте. Дәвамы.
Бу фактлар, барысы да, Солтан патша турында әкиятнең бернинди дә яһүднеке дә түгел, русныкы да түгел, ә татарныкы, бары тик татарныкы, шиксез татарныкы икәнен генә аңлата. Сүзебезне нигезләп берничә аргумент та китереп китик. Реби табып алган ул кульязма, аның узе раславы буенча, кырым татар телендә язылган. Димәк, бу кульязма борынгы хәзәр әдәби ядкаре түгел, яһүд сәүдәгәрләре Хәзәр каганатына алып килгән яки анда яшәгән яһүдләр тарафыннан язылган булса, ул – яһүд телендә, я хәзәр телендә булыр иде. Ә хәзәр теле дә, яһүд теле дә, бер дә кырым татар теле түгел. Һәм, аннан соң, ни өчен ул авторлар ниндидер яһүди динен тотучы кырым татарыннан табып алынган ул кульязманы яһүднеке дип раслыйлар әле? Керәшен татарларыннан табып алынган Камыр батыр турындагы әкиятне рус халык әкияте дип расларга берәүнең дә башына килми бит. Яһүди динендәге татарлар чынлап та күпкә зыялырак, укымышлырак булганнар, шуңа да, Солтан патша турындагы кырым татар халык әкиятенең аларда табылуы бер дә гаҗәп түгел. Һәм дә, шул ук авторлар раславынча, табып алынган ул кульязма да бер дә Хәзәр каганаты чорына түгел, соңрак вакытларга карый.
Хәзер инде, Реби язып киткән рәсемгә килик. Ни өчен ул аксакал, крымчак карты булырга тиеш әле? Реби үзе язып китүенчә, карт бер дә яһүдиләр кебек түгел, ә татар кешеләре кебек киенгән булган, яһүдиләрнең киеме гел башкача, ул вакытларда аларда дини-милли костюмнарда йөрү, шактый каты регламентлана торган булган, җитмәсә, ул ниндидер укымышлы раввин карт та булгач. Бу рәсем, Пушкинның чынлап та Кырымга килгәч татарлар белән аралашуын, алардан үз иҗаты өчен төрле материаллар туплавын гына дәлилли. Аннан соң, Пушкинның ниндидер яһүд телен өйрәнүе беркайда да билгеле факт түгел, ул вакытта бу тел артык популяр да булмаган, Рәсәй яһүдләренең күпчелеге үзләре дә туган телләрен белмәгәннәр (әйтергә кирәк, бүгенге көндә дә ул шулай), яһүд телен белүнең Пушкинга бернинди кирәклеге дә, зарурлыгы да булмаган. Ә бу бөек шагыйрьнең татар телен белүе – тарихи исбат ителгән факт. Чөнки аның ярымтатар телендә Владимир Даль белән берлектә язылган “Батыр Георгий һәм бүре турында”гы әкияте бар (М.К.Азадовский «Сказка, рассказанная Пушкиным Далю»). Яртылаш татар сүзләре кулланып русча язылган бу әкиятнең, Азадовский раславы буенча, барлыкка килү тарихы шундый: Пушкин, “Капитан кызы” романына материаллар эзләгән вакытта Оренбург татарларыннан шул татар халык әкиятен язып алган, ан
20-09-11 10:46 Ответить К списку
 | Гафуров Пушкинның Солтан патша турындагы татар халык әкияте. Дәвамы. 20-09-11 10:46
|
|