
Гафуров: Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Дәвамы.-8
Шулай итеп Җир шарының сигездән берен алып торган Россия Федерациясе дип аталган илнең исеме татар икәне исбат ителде дип әйтергә дә була. Чөнки, 2008 елны, шул җөмһүрияттә ул олуг исемне ачыклау буенча үткәрелгән плейбицитта (аның финалында) Рәсәй халкы татарлардан булган шәхесләр өчен (Россия исеме татар булу өчен дип тә интерпретация ясарга була) 3827468 (85,1 %) тавыш бирде. Ә проектта этник яктан рус итеп күрсәтелгән Рәсәй исеме титулына лаек булучылар 100 процент татарлардан, татар чыгышлылардан. Төп җиңүче, Искәндәр Невский – кыпчак татарлардан, Россия өчен татарлыкның, шәрыклыкның төп юнәлеш, төп приоритет икәнлеген билгеләүче тарихи шәхес.
Россия дигән илнең исеме генә түгел, җисеме дә (табигате, асылы, килеп чыгышы) татар икәнлеге турында кыска гына мәкаләдә язып бетерү мөмкин түгел. Бу турыда әдәбият шактый гына. Русны кыргычласаң, татар күрерсең әйтеме, әби патшаның “Россия шул ук Европа киеменә киенгән Азия инде ул” сүзләре, Россия турында, аның татарлыгы турында, Европа кешеләренең (Адольф де Кюстин, Гегель, Маркс) һ.б. хезмәтләрен искә төшергәндә, Мурад Аджиның, руслар 50 процент төркиләр дип раславын исәпкә алганда, - Россияне татар дип исәпләүчеләрнең байтак икәнен күрергә була. Чынлап та, ниндидер аркылысы-буе берничә йөз чакрым тәшкил иткән, Хәзәр каганатының бер олысы гына булган Киев Русен Карпаттан алып Тын океанга кадәр таралган күпсанлы бәҗәнәк, кыпчак, болгар, хәзәр, һәм башка төрки-татар кабиләләре уратып алган булган. Киев Русенең үзендә дә, ул вакыт шунда булган тарихчылар язып калдыруынча, халыкның шактый өлешен кыпчаклар тәшкил иткән. Киев Русе үзенең бүгенге территориясенә кадәр киңәюе, нигездә, шул җирле төрки-татарлар исәбенә барган да. Бу процесс мең елдан артык дәвам иткән. Шуңа да, Мурад Аджи язган ул процент бер дә арттырылган түгел, ә бәлки, киметелгән, һәм дә, шактый киметелгән. Гумилев юкка гына “Кешеләрдә генеологик хәтер меңнәрчә еллар буе саклана. Руслар һәм татарлар бер халык” дип әйтмәгәндер инде. Цитата “Татар иле” газетасының 1994 елның 21-нче саны буенча. Россия дәүләтен татарлар төзеп бирүе турында бер-ике цитата: Карамзин: «Своим возвышением Москва обязана ханам»; П.Н Савицкий: “Без татарщины не было бы России ... Россия - наследница Великих ханов, продолжительница дела Чингиса и Тимура»; Н.С. Трубецкой: «Русский царь явился наследником монголского хана. Свержение «татарского ига» свелось к замене татарского хана православным царём и перенесением ханской ставки в Москву», «русская государст
20-09-11 10:37 Ответить К списку
 | Гафуров Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Дәвамы.-8 20-09-11 10:37
|
|