
Гафуров: Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Дәвамы.-5
“Мой предок Радша, мышцей бранной / Святому Невскому служил; / Его потомство гнев венчанный, / Иван Четвёртый, пощадил”. Бу юллардагы Радша – тарихи документларда - Ратша. Ратша – берниниди дә рус та, угро-фин да, немец та исеме түгел, ә татар исеме (аның улының исеме дә татарча – Якун). Сүзьясагыч кушымта ша (Тимерша, Батырша, Алпамша, Гаделша, Акынша) – саф татарныкы. Тарих фәннәре докторы Т.А Шумовский билгеләве буенча, Ратша Моратша(х) дигән татар исеменнән барлыкка килгән. Пушкинның атасы ягыннан бабалары, чыгышлары буенча татарлар булганнар дип исәпли Шумовский. Пушкиннарның нәсел башы булган татар Ратша, аның меңбашлары шулай ук татар Якун, Шимон турында Фәрит Фарисовның “Тайны татарского народа. Россия вышедшая из степи” хезмәтендә аеруча бөртекләп язылган. Шул ук Ратша токымыннан булган бик күп атаклы татар чыгышлы шәхесләр дә бар. Пушкинның татарлыгы, татар чыгышлыгы аның иҗатында да урын алган. “Бахчасарайский фонтан”, “Подражание корану» кебек әсәрләрендә татар, шәрык мотивлары күп, күп кенә әкият сюжетлары татардан алынган, әсәрләрендә татар атлы персонажлар да байтак кына.
Атаклы химик, Дмитрий Иванович Менделеевның татар чыгышы Халиковта да, Баскаковта да теркәлмәгән. Аның каравы, башка чыганакларда андый мәгълумат җитәрлек. Мәсәлән, Лентун Безазиевның “Голос Крыма”ның 2008-нче елның 11 октябрь санында басылган “Татары - крёстные отцы России” мәкаләсендә Менделеев татар чыгышлы галимнәр рәтендә санала. Гомумән, татар чыгышлы атаклы рус галимнәрен санаганда авторлар Мичурин, Мечников, Тимерязевлар белән бергә Менделеевны да телгә алалар. Абруйлы авторлардан исәпләнүче М.Д.Каратеев та Менделеевны татарлар исәбенә кертә. Кайбер авторлар Менделеевны Миңле - Гәрәй атлы татар морзаларыннан дип тә язалар. Тик бу турыда капитал хезмәтләр генә күренми. Бу билгеле рус галименең ватаны да Тобольск шәһәре, элеккеге Себер татар ханлыгы пайтәхете, анда татарлар күпләп яшәгән, шуңа да татар чыгышлы шәхесләр дә күп. “Химик элементлар системасы” авторының фамилиясен аңлатуның төп версиясе дә - татарча.
20-09-11 10:34 Ответить К списку
 | Гафуров Re:Россия федерациясенең - исеме татар, исеме дә татар, җисеме дә. Дәвамы.-5 20-09-11 10:34
|
|