
Гафуров: Re:Альфир Гафуров текстлары, укыгыз - Дәвамы. Русская кухня - шашлыки, чебуреки, пермячи
Белешмәләрне актару шуны күрсәтә, аларда китерелгән күп ашлар элекке вакытка, бигрәк тә Даль вакытларына карый, соңгы белешмәләрдә, ул сүзләр, ул ашларның байтагы телгә алынмый. Димәк, әле Даль вакытында, XIX гасырның беренче яртысында да, рус кухнясында күп татар ашлары булган, аннан соң, Россия үз милли үзенчәлекләреннән баш тартып, Европага тәмам ияреп-табынып, аның гореф-гадәтләрен ала, хәтта өйләрендә дә бары французча гына сөйләшә башлагач кына, руслар Европа кухнясы үрнәкләрен куллана башлаганнар. Московия вакытындагы рус кухнясы тулысынча диярлек татар ашларыннан торган дип исәпләргә дә була.
Даль cүзлеген соңыннан чыгарылган сүзлекләр белән чагыштырганда, шуны да күрергә була. Соңгы сүзлекләрдә шактый гына сүзләр төшеп калган, ә төшеп калган ул сүзләр, күпчелектә – татар сүзләре. Тагын бер кызык закончылык та бар: Даль татарлардан алынган сүзләрне еш кына искәртеп китә, ә соңгы сүзлекләрдә, андый искәрмәләр юк диярлек.
Алда әйтелеп кителгәнчә, күп кенә төрки-татарныкы булган ашлар, блюдолар официаль белешмәләрдә юк. Шул ук вакытта барлыкка килүе буенча төрки- татарныкы зур ихтималлы булган бик күп кенә рус милли ашлары бар, андый версияләр күрсәткән авторлар да җитәрлек. Бер-икесен генә күрсәтеп китик. Олҗас Сөләймәнов үзенең “Аз и и Я” хезмәтендә (неожиданные тюркизмы) рус һәм башка славян халыклардагы молоко сүзенең тюркизм булуын, борынгы кыпчакларның сөтне “мал агы” дип атаганнарын фактлар белән дәлилли. Гуляш бар чыганакларда да мадьяр халык ашы итеп күрсәтелә, сүзнең этимологиясе, бу версия авторлары буенча: gulyáshús – көтүче ите, gulyás - көтүче, hús –ит, тик бу катлаулы сүз бер дә гуляш булып яңгырамый. Тел белгечләре арасында, мадьярлар, бу ашны һәм сүзне, үз чиратында төрки-татарлардан алганнар дигән версия дә бар, чөнки мадьярларда гуляш икенче түгел, ә беренче блюдо, ул аш формасында. Бу версия авторлары гуляш сүзен төрки-татарның “гел аш” (один суп) сүзбәйләме белән аңлаталар.
20-09-11 10:11 Ответить К списку
 | Гафуров Re:Альфир Гафуров текстлары, укыгыз - Дәвамы. Русская кухня - шашлыки, чебуреки, пермячи 20-09-11 10:11
|
|