
Алимжан малые: Re:Рамис хэзрэт Болгар турында дерес яза...
Динне бизнеска эйлэндеру белэн мин дэ килешмим. Мэет юу, принудительный мэжлеслэр уткэру белэн расходланмаска да була бит. Ул эшне тэртибен белгэн хэркем башкара ала, мулла яки мэчет карты булмаса да ярый. Шэхэрдэ эйтик бер ыру-нэсел кешелэре гадэттэ ашка бер генэ, проверенный укымышлы кешене чакырталар. Лэкин бу йолалар ширек, бидгэт дип сойлэну белэн килешэлмим. Халык барямда тау башына бара, хатемнар укыта – бу минемчэ совет власте урнаштырган обрядность тугел. Кайдандыр укыдым «бродячий мулла-абыстайлар» шулхэтле властьнен ачуын кирегэн, бер заман аларга налог салырга кушканнар. Элбэттэ, бу казнада акча житмэудэн тугел, диннен авторитетынна конлэудэн килэ. Абу Ханифэдэ Мэулидлэр, хатемнар элбэтэ юк, чонки ул 8 гасырда яши, э безгэ ислам килеп житкэн 10-14 гасырларда. Лэкин ханифэчелек гореф-гадэтне тыймый – бу ин мохиме. Бездэ хатемнар уткэру, каберне карап тору – бу ата-ана алдындагы бурыч категориясенэ керэ. Ул традиция, аны берничек тыярга ярамый. Коранда, шэригаттэ язылмаган икэн, моны тыярга кирэк дип йору – бу безнен гореф-гадэтне белмэгэн арэплэр сузе. Э аларга Абу Хэнифэ шайтан белэн бер, чонки алар шэфиги, башка мэзхэптэ. Башка аермаларга кагылмыйм. Бу яшь хазрэт билгеле бер кош кебек шулар сузен тукылдый: Корэндэ язылмаган. Язылмаса сун! Син башта исбатла анын ширеклеген-бидгэтен, ягни Изге Корэн китабына каршы килгэнен. Татарлар имеш ташларга табына, улгэннэргэ ялварып нидер сорый – бу да булдымы аргумент?! Жыен ялган, экият. Мондый твердолобый муллалар узлэре кешене мэчет яныннан читлэштерэ, аннары татарлар фэлэн-тогэн итеп токереклэрен чэчэ, кахэрли.
19-05-10 20:12 Ответить К списку
 | Алимжан малые Re:Рамис хэзрэт Болгар турында дерес яза... 19-05-10 20:12
|
|