ТАТАРСКАЯ ГАЗЕТА

КОНФЕРЕНЦИЯ


[Татарская газета] [Добавить запись]

Irek Bikkinin: Вил Мирзаяновнын бабалары Мордовиядэ яшэгэн

Вил Мирзаяновнын бабалары Мордовиядэ яшэгэн

Бу нэрсэне эле зур ышаныч белэн эйтергэ була. Быел 19-20 октябрьда Америкада яшэгэн атаклы химия профессоры Вил Мирзаяновнын дусты Вил Казыханов хэм анын хатыны Фаузия Казыханова Мордовияда иделэр. Мин аларны иртэ белэн 5:28 Саранскида каршы алдым хэм 7:45 без Ельник район узэгендэ идек инде. Анда безне Хасэн Сухов каршы алды хэм анын белэн бергэ шул ук Ельник районынын Каньгуши авылына киттек.

Вил Мирзаяновнын туган авылы - Башкортостанда Дуртиле районынын Кэнгеш (Старое Кангышево) авылы. Авыл риваятендэ эйтелгэн: янэсе, Кэнгеш исемле бер монгол Агиделнен кенбатыш ярында утырган хэм шуннан бу авыл жэелеп киткэн дэ. Тарихи чыганакларда Кэнгеш авылы беренче кат 1732 елда телгэ алына. Элбэттэ, бу вакытта Идел-Агидел буйларында монголларнын эзлэре дэ булмаган инде.

Мин берничэ ел элек, Вил абыйнын туган авылы Кангышево икэнлеген белгэч, шунда ук безнен Мордовиядагы Каньгуши авылы искэ теште.
Бетен Русиядэ Кангышевога бер авылнын исеме генэ якын килуен ан”лагач, мин бу авыллар арасында ниндидер элемтэ булырга тиеш диеп уйладым.

Мордовиядагы Каньгуши авылы янында 1388 елда мондагы жирлэрнен хужасы Бехан утырган булган. Бу хэллэр эмир Тимур хэм Алтын Урда арасында беренче сугыш вакытында була. Бу вакытта Мукшы улусынын житэкчелеге (билэр, морзалар) хэм аларнын кешелэре, Тимур гаскэрлэреннэн качып, Мукшы шэхэреннэн (хэзерге Наровчат авылы, Пенза элкэсендэ, Мордовиядан 15 чакрымда) теньякка китэ хэм Сарыклыч (хэзерге Саров, совет атом бомбасы эшлэнгэн урын) шэхэрендэ урнаша. Билгеле, эмир Тимур урыс князьлеклэренэ хежум итми, тик татар жирлэрен генэ тар-мар итэ йери. Шунардан файдаланып, Рязань князьлэре дэ татарларга хежум итэ башлый. Алар Сарыклыч шэхэренэ бер-бер артлы хежумнэр эшли. Бехан, бу хежумнэргэ чыдый алмыйча, Сарыклычтан китеп, Мокша елгасынын арьягына кучеп, хэзерге Каньгуши янындагы калкулыкта урнашкан крепостька утыра.

Анда 3-4 ел торгач, ул иске Темэн (хэзерге Старый Город авылы) шэхэренэ кучэ. Шунда анын нэселе 1670 елларга кадэр Темников князьлеге хужалары була. Темэн шэхэре 1536 елда Мукшы елгасынын арьягына кучерелэ. Ул хэзер Темников дип атала, э жирле татарлар аны хэзер дэ Темэн хэм Кала дип атыйлар.

Каньгуши авылы кешелэре белэн сулэштек, тарих укытучысы Александр Бушукин безнен белэн Беханнын крепосте урнашкан калкулыкка менде, безгэ бу жирнен тарихын ан"латты. Вил абый хэм Фаузия апа кузгэ ачылган куренешкэ ис-акыллары китеп карады. Аларнын эйтуенчэ, мондагы табигать, елга, калкулык, авылнын урнашуы - нэкъ менэ Башкортостандагы Кэнгеш авылынын урнашуына игезэк кебек ошаган. Элбэттэ, бу очраклы рэвештэ тугел. Башкорт Кэнгеше кешелэре чыннан да Мордовиядэге Каньгушидан чыгып киткэн булсалар, алар ян"а урында да узлэренен иске авыллары урнашкан кебек бер жир таба алганнар.
Шулай ук бу ике авылнын да кешелэре тимер кою белэн шегыльлэнгэн икэн.

Тагы бер дэлил - Каньгушидан берничэ километрда Сузелятка авылы урнашкан. 19 гасырга кадэр шул Сузелятка авылы янында Кадралеевка дигэн татар авылы булган. Анда морзалар - Суховлар яшэгэн. Аларнын да кэсеплэре - тимер хэм чуен кою булган. Урыс хакимияте, Пугачев хэрэкэтенннэн куркып, Идел буенда яшэгэн урыс булмаган халыкларга тимер белэн эш итэргэ кушмаган. Шуннан Кадралеевка Суховларынын кубесе 1781 елда Башкортстанга кучеп киткэннэр. Монда алар турыдан-туры нэкъ Кэнгеш авылы янына килеп, анын янында ук Абушахман авылына нигез салганнар. Морза Абушахман Сухов - кучеп килучелэрнен башчысы була, шуннан авыл да Абушахман исеме белэн йери. Монда алар ян"адан тимер коя башлый. Аннан бу Суховлар Агиделнен арьягына кучеп киткэн. Хэзер аларнын авылы Ян"а Мортаза дип атала.

Кэнгеш авылы татарлары (ревизияларда алар башкорт дип аталган) Мордовиянен Каньгуши авылыннан чыкмаган булса иде, ник бу Суховлар нэкъ менэ Кэнгеш янына килеп утырыр иде? Элбэттэ, бу очраклы нэрсэ тугел.

Мукшы алимнары "Каньгуши" атамасын "Каньф" + "Кужо" сузлэреннэн чыккан дип ан"латалар. "Каньф" (конопля, киндер, мишэрчэ мышкы) хэм "кужо" (поляна, алан) була. Димэк, "конопляная поляна, киндер аланы", янэсе. Эмма авыл кешелэре башкача уйлый. Аларда бер риваять бар.

Янэсе, монда Каньшир исемле татар хужасы яшэгэн. Ул тирэ-як кешелэрен рэнжеткэн, талаган, шул арада мукшыларны да. Мукшылар кеч жыеп анарга каршы берничэ кат сугышкан, эмма бер-берсен жин"э алмаганнар. Аннан мукшылар Каньширга килеп, анын крепосте янында яшэргэ рехсэт сораган. Шулай мукшылар Каньшир авылы янында яши башлаган. Ничек Каньшир атамасы Каньгушига эйлэнгэн, ан"лата алмыйлар. Риваять буенча, тагы да кубрэк мукшылар килэ барган, мукшылар кубэйгэн. Аннан татарлар каядыр чыгып киткэн. Бик аз татар авылда калган. 100 элек эле тау астындагы иске урамда урыслар, татарлар хэм мукшылар яшэгэн. Эмма хэзер татарлар юк. Халык эйтэ, алар каядыр шэхэргэ киткэннэр.

Минемчэ, авылнын исеме Каньгуши булуы очраклы тугел. Бехан (ул узен "хан" дипме йерткэн, "би" дипме, "князь" дипме, билгеле тугел, эмма "князь" дип тэ эйтергэ була, "хан" дип тэ) монда купмедер яшэгэн. Ул крепостьта (ныгытмада) яшэгэн. Тау астында анын кешелэре яшэгэн. Крым татарлары телендэ "кош" сузе "военный лагерь при ставке хана" мэгънэсендэ билгеле. Шул ук "военный лагерь" мэгънэсендэ бу суз Запорожье казаклары телендэ билгеле. "Кош" сузен терки кабилэлэр "куш" дип тэ, "гуш" дип эйтулэре бик мемкин. "Хан" сузен дэ "Кан" дип эйту билгеле.
Шулай итеп "Хан" хэм "кош" сузлэрен бергэ эйтсэн", "хан кошы" дигэн нэрсэ чыга. Димэк, "хан [ставкасы янындагы] хэрби лагерь". Э инде "хан" урынына "кан" эйтсэн", э "кош" урынына "гуш" эйтсэн", нэкъ менэ "Кан гушы" дигэн атама килеп чыга.

Вил абый белэн Фаузия апа бик шатланып бу мэгълуматларны эйрэнделэр, Каньгуши авылы мэктэбе укытучылары хэм укучылары белэн фотога тештелэр, аларга уз китапларын булэк иттелэр.

20 октябрьда Вил абый белэн Фаузия апа Саранскида Жэмигъ мэчеттэ муфтий Рашит хазрат Халиков белэн очраштылар, атаклы Азюрка авылында булдылар, андагы бай йортларга, авылнын 8 мэчетенэ гажэплэнделэр. Шул ук кенне кичен, 23:06, алар Рузаевка станциясеннэн поезд белэн Уфага киттелэр.


21-10-09 09:43
Ответить К списку


Ильсияр Хасанова Россия - это Золотая Орда II? – ответ ищут в Казани   10-10-09 09:21
Irek Bikkinin Вил Мирзаяновнын бабалары Мордовиядэ яшэгэн 21-10-09 09:43
Aхметыч Re:Дуртиле түгел - Дөртөйле(-)  26-11-09 22:11
Исемсез/Noname Re:Вил Мирзаяновнын бабалары Мордовиядэ яшэгэн(-)  19-10-10 19:01
Aхметыч Re: Дүртөйле, гафу итегез(-)  26-11-09 22:16






Ответ:
Имя
Email
Ccылка
Заголовок
Текст