ТАТАРСКАЯ ГАЗЕТА

КОНФЕРЕНЦИЯ


[Татарская газета] [Добавить запись]

Irek Bikkinin: Re:Дэхтэрнидэ мэчет ачылды

Рэфис, хата дигэннэн.
Безнен яклар турында язганда никтер татар журналистларында хэрвакыт бер хата була - алар элекке Пенза губернасы белэн хэзерге Пенза элкэсен тэн"гэл итэлэр. Мэсэлэн, чит иллэрдэ яшэуче мишэрлэрне (Шамсия Апакай, Али Акиш, Равиль Селихмет, хэм башкаларны) алар гел Пенза татарлары дип, Пенза элкэсеннэн (губернасыннан да тугел) чыкканнар дип язалар. Ничэмэ-ничэ еллар бу хаталар турында татар газетларына язам, шэхси очрашуларда журналистларга эйтэм, эмма хэллэр шулай ук дэвам итэ. Хэтта узе дэ мишэр булган Рэфис тэ шул ук хатаны ясый.
Рэфис искэ алган авыллар кайчан да Пенза губернасында булмаган, алар Саратов губернасында булган. 1928 елда гына ян"а оештырылган Пенза элкэсенэ кергэннэр. Пенза губернасынын башкаласы Пенза шэхэреннэн кеньякка 30 чакрымда гына урнашкан Усть-Уза (Оз) авылы да Саратов губернасында булган. Э менэ хэзерге Мордовиянен 80 процент территориясе нэкъ менэ Пенза губернасында булган. Хэзерге Пенза элкэсенен якынча 40 проценты гына элекке Пенза губернасында булган. Башкортостан чабаталы дворяннары - морзалар - Пенза губернасыннан чыккан, ул дерес, хэзерге Мордовия территориясеннэн. Эмма ничек тэ Саратов губернасыннан тугел, бу Дегтярный-Труев авылларыннан тугел. Кузнецк районы татар авылларында яшэуче халык - алар кубесенчэ Мордовиянен хэзерге Лэмберэ районыннан (Пенза губернасынын Саранск уезды) чыгучылар нэселе. Араларында Пенза губернасынын элекке Темников уездыннан (хаман Мордовия) чыгучылар да бар. Алары кубесе морзалар булган. Шуннан Башкортостандагы Еникеев, Мамлеев хэм башка морза кавемнэре Мордовиядэн чыккан хэм Кузнецк районында яшэуче шундый ук фамилияле кешелэрнен бабалары да шул ук Мордовиянен хэзерге Темников, Ельник, Краснослободск районнарыннан чыккан. Эмма Рэфиснен текстыннан укучы шуны ан"лый (ул туры эйтелмэсэ дэ) - Башкортостан морзалары хэзерге Пенза элкэсенен Кузнецк районыннан (элекке Саратов элкэсе) чыккан була. Рэфис яза: "Бүген Башкортстан җирләрендә яшәгән чабаталы морзалар үзләренең нәсел башлары белән шушы якларга барып тоташа." Рэфис узе ан"лый - узе тасвирлаган "чыкылдаучы" мишэрлэр Пенза элкэсендэ генэ яшэми: "Әлбәттә, Пенза татарлары дигән атама шартлы рәвештә генә әйтелә. Чөнки, кайчандыр бер тирәдә укмашып яшәгән татарларны бүген Мордовия, Пенза, Сарытау кебек төбәк чикләре бүлеп тора." Эмма укучы (хэм узе Рэфис тэ) белми - элекке Саратов губернасы жирлэренэ мишэрлэр теньяктан, хэзерге Мордовиядэн килгэннэр. Бэлки, уз ватаннарына кайтканнар дип тэ эйтергэ була торгандыр. Ченки белэбез, Алтын Урданын узэк жирлэрендэ яшэгэн татар халкы терле якларга тузып-качып киткэн хэм теньякта гына, хэзерге Мордовия-Рязань урманнары арасында гына татар булып саклана алган.


01-10-09 07:56
Ответить К списку


il гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге  26-09-09 22:55
Irek Bikkinin Съезд в каталажку Мордовские милиционеры изолировали председателя Фонда спасения эрзянского языка на время съезда финно-угров   30-09-09 17:12
Исемсез/Noname Re:гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге  08-07-13 10:05
Исемсез/Noname Re:гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге  20-02-17 14:38
Irek Bikkinin Re:Съезд в каталажку Мордовские милиционеры изолировали председателя Фонда спасения эрзянского языка на время съезда финно-угров   30-09-09 17:13
keshe Дэхтэрнидэ мэчет ачылды  30-09-09 22:02
Фагим Валиев Школьников Марий Эл загоняют на церковную олимпиаду  21-10-09 07:56
keshe татар авыллары темасын дэвам итеп  30-09-09 22:03
Irek Bikkinin Re:Дэхтэрнидэ мэчет ачылды 01-10-09 07:56
Irek Bikkinin Создателей «книг памяти» хотят судить за распространение личной информации  01-10-09 08:26
Irek Bikkinin Архангельского историка хотят судить за ’распространение личной информации’  01-10-09 08:28
Irek Bikkinin Черный ящик России  01-10-09 08:32
Irek Bikkinin На составителей "книг памяти" завели уголовное дело  01-10-09 09:11
Алия Статья Айнура Сибгатуллина об образе татар в киигах для русских детей (Ответ Овчинникову)  04-10-09 18:58






Ответ:
Имя
Email
Ccылка
Заголовок
Текст