| | ГОСТЕВАЯ КНИГА Оставить запись | 7513 | Зиләйлүк Казан 20:42 18-04-2010 | Моңа ни дип җавап бирергә инде??? Егетләр уенда шул булыр инде ул!!!! |
|
7511 | Равиль Москва элегэ 20:24 18-04-2010 | Зиләйлүк, матур шигырь язгансың.
Менә, халык иҗаты.
Ишек алды бозлауык,
Егылып үлгэн бер тавык.
Ике сорап бер бирмәгэч,
Күтеңә чыксын сызлауык.
|
|
7510 | Равиль Москва элегэ 20:17 18-04-2010 | Чулпан, сезгэ бик тирән жавап кирәген уйламаган идем шул. :) Узем Мәскәүдә татарлар белән татарча сөйләшәм, башкаларга да әйтәм, Мәскәүдә татарча сөйләшүгэ тыю (запрет) юк. Кешенең үзеннән тора. Тик: “Әйдә туган телебездә аралашыйк”, - диеп кенә булмый шул. Татарларнын ¾ өлеше Татарстаннан читтә ускән, татарча укыту юк, сөйлэшү чикләнгән. Шулай булуга карамастан, татарларның үз милләтен саклап калырга кечкенә генә булса да теләк белдерүләрен хупларга кирәк.
“Минем уйлавымча,Мәскәүдә бөтенләй татарча сөйләшмиләр,әллә мин ялгышаммы?”
Ялгышасың.
Монда туган телне саклап калырга теләүчеләр бар. Рус чиновникларына: “Прибалтикада рус телен тыялар диеп көн дә телевизордан сөйлисез, ә үзегез татар аулларыңда да, татар телен укытуны тыйган Федераль закон чыгарасыз”, - диеп, шул чиновниклар белән судлашып йөрүчеләр бар.
“Икенчедән,таныш булмаган кешегә "син" дип эндәшү дөресме,бу тәрбиясезлектәнме әллә инде хәзерге заманның таләбеме?”
Инетта виртуаль аралашу вакытына бер дә белмәгэн, кешеләргә “сез” диеп, бик зур хөрмәт күрсәтеп, баш иеп дәшүчеләр юк.
Сайтта аралашу, гади генә аралашу.
Ни язасыз, шуңа жавап язалар.
|
|
7509 | Аиша 20:12 18-04-2010 | как я уважаю людей, которые знают татарский....А которые знают в совершенстве - вдвойне уважаю! |
|
7508 | Зиләйлүк Казан 19:57 18-04-2010 | Егетләр-
Яратырга кирэк йөрэк белән,
Күзләр безне кайчак алдалыйлар.
Эчке матурлыкны күрми алар,
Тышкы матурлыкны сайлыйлар.
Гүзәлләргә берни карамыйча,
Бер күрүдә гашыйк булабыз.
Гашыйк булабызда, алданабыз,
Гөлләр кебек кинәт сулабыз
Яратырга кирәк йөрәк белән
Зинхар очен шуны аңлагыз.
Яраланган жанны тыңлагыз да,
Яратудан хич тә туймагыз!!! |
|
7507 | Чулпан Казан 19:13 18-04-2010 | Равиль,Сез туган телдә аралашуга үз фикерегезне язмагансыз,Сез ничек уйлыйсыз? Минем уйлавымча,Мәскәүдә бөтенләй татарча сөйләшмиләр,әллә мин ялгышаммы?Икенчедән,таныш булмаган кешегә "син" дип эндәшү дөресме,бу тәрбиясезлектәнме әллә инде хәзерге заманның таләбеме? |
|
7506 | Равиль Москва элегэ 12:22 18-04-2010 | "...берничә көндә язылганнар белән танышкач,шундый фикер туды".
Чулпан, син бигрәк кызу канлы икәнсең. :) |
|
7505 | Ринат Пенза. 10:39 18-04-2010 | читаешь татарскую книгу которая из казани во многие слова они добовляют начальную букву Г надо аср они гаср или усман госман и т д |
|
7504 | Чулпан Казан 23:17 17-04-2010 | Кадерле милләттәшләр, сезгә эндәшәм!Бармы бу сайтта житдиерәк аралашырга,фикер алышырга теләүчеләр,яисә,шулай юк-барны язып утыручылар гынамы? Беркемне дә үпкәләтергә теләмим,берничә көндә язылганнар белән танышкач,шундый фикер туды. |
|
7503 | Чулпан Казан 22:20 17-04-2010 | Көмеш, сезнең белән килешәм,"Юлдаш" беренче татар сайты дип язылгач,мин монда бөтенесе дә татарлар,саф татар телендә аралашалар дип уйлаган идем.Бик нык ялгышканмын,ни аяныч,бөтен игъланнар рус телендә,ир-егетләрнең исемнәре генә татар,туган телләрен белмиләр булып чыга.Миңа шунысы гына аңлашылмый,нигә татар сайтына үзләренең фотосүрәтләрен һәм игъланнарын урнаштыралар? |
|
|