| | Guest Book Add message | 9197 | Голинэ 15:07 01-12-2010 | Сабыр төбе – сары алтын, дисең,
Сабырлыкка мине өндисең.
Сабыр савытлары мөлдерәмә,
Әрнүләргә ничек түзим соң?
Кичер, дисең, әгәр рәнҗетсәләр,
Йөрәгеңдә ачу саклама.
Уң яңакка суккач, сулын куеп,
Мең кисәккә бәгырь ваклана.
Дүрт аяклы ат та абына дип,
Оныт, дисең, ятлар ялгышын.
Ялгышлардан яра калгангадыр,
Сагышлы бит гомер агышым.
Алдыйсың ла һаман, өмет диеп,
Яшәтүче адәм баласын.
Йолдызлар да, беләм, әйтә алмас
Киләчәкнең нинди буласын.
Кемнәр белә, гомер бакчасының
Җимешләре ничек пешәсен,
Сагындырып, яки үкендереп
Кайсы гамәл искә төшәсен?!
Сыный язмыш безне һәр көн саен.
И Ходаем, бирче сабырлык,
Адашмыйча тормыш юлларында
Кеше булып җирдә калырлык! |
|
9196 | Sara 14:51 01-12-2010 | Минем янга килеп житмэуче бар,
Сэбэплэрен генэ белалмыйм.
Шушы коннэн сэгать теллэренен
Сонга калуларын куралмыйм.
Бэлки алар бераз ашыга тошсэ,
Син дэ тизлэр иден адымын,
Мин еллардан шашып йоргэндэ
Каян таптын юлнын сабырын?
|
|
9195 | МИН 12:12 01-12-2010 | Бик языр идем дэ бит, мин регистрацияда юк, шулай булгач яза алмыйм шул, хәзер регистрация эшләп карыйм әле. |
|
9194 | Голинэ 10:40 01-12-2010 | Мин Минем анкетага яз эле....
Без берничэ кызлар дуслаштык инде млнда. |
|
9193 | МИН 10:00 01-12-2010 | Әй-й-й Гөлинә дускаем, мин бит синә әйттем Башкортостаннан дип, менә төне буе яңгыр яуды әйгенәм, ә хәзер кар ява. Озакламай тау шуарбыз инде аллабирса. |
|
9192 | Голинэ 09:50 01-12-2010 | Бездэ -20.кайда ул янгырлар ява? |
|
9191 | МИН 09:18 01-12-2010 | Менә бит тәбигать ничек, буранлап-буранлап кар ява. Ә, иртән янгыр ява иде.
"Урамда буран,
Мин өйдә торам
Тәрәзәгә карап,
Тик авыз ерам." |
|
9190 | Голинэ 07:14 01-12-2010 | Мы друг друга звонким смехом
Поздравляем с первым снегом.
И чем снег идёт сильней,
Тем становится смешней.
Можешь в друга бросить снегом -
Друг тебе ответит смехом.
Потому что все снежинки
Превращаются в смешинки.
И на землю не снега
Опустились,
А смехА.
И стоит не снеговик,
А весёлый смеховик.
Словно он не рукотворный,
А какой-то смехотворный.
Праздничное настроение -
Я пишу смехотворение.
Семён Островский,
Нью-Йорк |
|
9189 | Исемсез/Noname 07:10 01-12-2010 | Тубэн Камада тоне буе кар-буран булды.Бер еллык норма яуды ахрысы.Бата-чума йорибез буген.Урррра кыш килде!!! |
|
9188 | МИН 06:49 01-12-2010 | Салям кызлар! Шигырларыгыз бигерәк күнелгә ятты. Менә декабрьга да аяк бастык аллага шөкер. Ә бездә тоне буена янгыр яуды, кичә яуган карны вич эретеп бетерде. Вәт синэ кыш ае.
" Карлар ява тын гына
Кунелем сиңә ашкына,
Очып-очып, очып-очып
Кил, иркәм, яннарыма."
|
|
|