| | QUNAQLAR QITABI Yazu qaldiru | 10212 | Дилярэ 07:37 12-09-2011 | Элизанын сорауына жавап: мин агэр дэ кеше булып тумасам, кош булыр идем. Ике канатымны жилпеп еракларга очар идем. Менэ минем кайсы вакыт очып китасем килэ, хыялымда бар жиханны урап кайтам. (Балки бабайны да курер идем, уземнен алма агачына утырып бер жырлап жибарер идем, Элиза б-н Нурлыга да барыр идем).Мин кош булсам агэр, яшьлегемэ табан очар идем. Жир шарын зыр-р-р-р итеп кирегэ борыр идем дэ, саумы Яшьлегем,- дияр идем.
Их син яшьлек, тиле яшьлек,
Кычка булып тоелдын
Кичен чэчкэ аттын, э танында,
Э танында инде коелдын... |
|
10211 | Дилярэ 07:27 12-09-2011 | Салям дусларым! Менэ мин килеп життем, э сез юк. Мин авылга кайтып килдем, баранге чупладем, анинен донъясында вак тояк эшларне эшлядем. Кызларым да кайтты, бергэ бергэ йореп килдек.
Бабайнын жылы сузляреннэн кунеллар эреп китте. Айе шул ,бер яктанырак булсак сойлашэ сойлашэ эч черларебезне булешер идек тэ бит, э былай кайсыбыз кай якларда. Бабай дорес айтэ, НУРЛЫ нурын чачсен, ойдэ нур булмаса тормышнын яме дэ юктыр ул.
...Менэ бер кем дэ минем исем белян алма агачын атаганы юк иде але, нинди рахат кунелгэ, бабай бакчага кереп исянме Дилярэ, балякачем, минем дип салямласэ, кунеллер усеп китэр иде. Син бабай мине иркаля ,сулар сип, син мине ярат, э мин сина бик куп итеп алмалар бирермен, э язын ап-ак чачкаляргэ кумермен, яме. Син мине ранжетергэ тырышма, мин сулырмын.
Э, ЭЛИЗА , ходай ин яратканнарыма сынау артыннан сынау бирермен,жинеп чыксалар донъянын бар рахатен дэ аларга бирермен диган. Шулай булгач туз дускаем, барсы да айбэт булыр, без барыбызда алла коллары, барыбыз да алла рахматендэ хорибез.
Донъя булгач торле чаклар була, минем каршымда да усал жилляре дэ, каты бураннары да була, лакин мин иелсам дэ, богелсэм дэ сынмаска тырышам. Барсына уч итеп каршы барам, чонки минем ике кошчыгым, ике кызым бар, аларны аякка бастырырга киряк. Кай вакыт чыннан да, эч серляренне кемгэ сойларгэ белмаган вакыт була, тормыш чатында туктап калган чаклар була, балаларны куз алдына китеруем була, тагы жиллярга каршы атлап китам. Ялгыз хатынга тормыш котуляре бик кыен, эргадэ кинэш бирган кеше булсада яхшы да бит.Кызлар, кочле булыйк, сабыр булыйк, куздэ яшь булсада тик шатлык яшьларе генэ булсын иде.
Хаерле эш коннаре барыбызга да. И рахат булып калды, сезнен белян сойлашкач. |
|
10210 | Исемсез/Noname 19:28 11-09-2011 | |
|
10209 | бабай 10:26 11-09-2011 | Ә абзый ник дәшми?Аның урынын басып алырмын микән дип куркып та куям.Альфия дэ дэшми.Кыр казы кебек "кыйгак...кыйгак...сез кайда...?"дип кычкырды да югалды.Очты микэн җылы якларга? |
|
10208 | бабай 10:13 11-09-2011 | Уйладым,уйладым да бакчама 3 алма агачы утыртырга булдым.Беренчесенә исем бирәм Диләрә диеп,икенчесе Элиэа булыр ,ә эченчесе Нурлы исемле булсын ул барыгызга нур сибеп утырсын,Аның исеме Нурия булырга тиеш бик матур исем .Нурлы да,Диләрә дә кичә дәшмәделәр,әллә бабай туйдырды микән?Алар икесе дэ миңа охшый.Нурлы дизайнер буларак чэчэкләр минем кебек устерә,Диләрә минем шикелле иске агач йорт сайлап алган,шулай бездә бит гармония бар икән.Элиза,сорау биргэнсез кайсын сайларга определись дип.Алар икесе дә бәхетле булырга хаклы.Сез мине кемне димлэлэр иде? |
|
10207 | бабай 06:15 11-09-2011 | ....Зөлфәт Хәким җырлый бит "июнь айның җиләкләрен февраль буранында эзләдем,Хәзер йөрим алма бакчасында февраль бураннарын сагынып". Мин дә шулай утырам чәчәк арасында уйланып һәм жиләкләрен дә,бураннарын да сагынып.ә |
|
10206 | бабай 19:23 10-09-2011 | Кеше йортына рэхсәтсез кермим инде.Уз йортыма кайтсам беренче мин бакчама керэм,мин үз кулларым белэн утырткан чэчэкләрнен башларын сыпыйм,иснэп карыйм,алар бит минем баларым кебек мине кэтәләр,күңелемне күтәрәләр.Шулай сокланып карап арулар да бэтә,ә эйгә кересә дә килми,чэнки эй буш.Балалар таралганнар,уз тормышларын кыралар... |
|
10205 | бабай 18:52 10-09-2011 | Уз йортыма кайтсам ярыймы? |
|
10204 | Элиза 18:32 10-09-2011 | Ардырган булсам туктыйм! |
|
10203 | Элиза 18:32 10-09-2011 | Кызлар! Эгэр сез кеше булып доньяга тумаган булсагыз нинди хайванга жаныгызны индерер идегез? Бер генэ хайван. Ул нинди? Сурэтлэгез! |
|
|