На заглавную Ответить
Темасыз | Страницы: < 1 2 3 4 5 | mubai | |
 | Mariam, Гоу Баламишкинны мин шәхси оскорбление итеп диярлек кабул иттем.Ник, белмим. Күп кешегә ошый, минем фөкер бик-бик субъектив күрәсең. Анда матур идея (ну, анасы йырын дөньяга чыгару, тегесе-монсы) белән натураль тупизм һәм шәрә күт янәшә. Музыкаль ягына кагылмыйм артык, минемчә-җан биздергеч. Ну монда мин субъектив та субъектив инде. | Mariam | |
 | mubai, үземнең субъектив фикер булдырыр өчен, карарга кирәк бит инде моны хәзер. Киләме Мәскәүгә? | utrau | |
 | mubai,
Исмаилныкы икэн фатирник. Татар тормышында беренче тапкыр. Узган гасырда Фатих Эмирханнар уздыргандыр бэлки.
Жэмди урыны шундый эйберлэр оештыруда икэн. Эле татар шэхэр яшьлэренен гламур журналын чыгарып йори. Ул жил бит Жил исми яфрак селкенми. Ну вапшето яфраклар селкенэ башлады.
Син давай не раскисай ) Мальчики не плачут | mubai | |
 | Mariam, Юктыр дип уйлыйм, килмәс. Дөресен әйткәндә, мин уйлаган идем Фәрит Бикчәнтәев аны чыккач ук репертуардан төшерер дип, берәр сәбәп табып. Хотя, кешенекен кем белсен? Мин гомумән адекват түгел бугай соңгы вакытта. | mubai | |
 | utrau, ну, белмим хәтта ни әйтергә дә. Фатирник из файн, ай синк. | mubai | |
 | Mariam, Ул спектакль Бикчәнтәевнең, аның уенча томана татарга протест-җавабы булды ахры. "Өч сеңел"гә йөрмисезме? Мәгез сезгә тинтәк сала балалары турында кәмит! "Гөлҗамал"ны үз итмәдегезме? Менә сезгә Ләйсән Рәхимова-эчке күлмәктән, косканчы карагыз! Затлы музыканы аңламыйсызмы? Менә сезгә үзегезнең калхозный "Сибелә чәчем"-перепонкаларыгыз ярылсын-бәлки затлыланырсыз бераз! Һбш. Миндә шул вариант кына бар моны аңлатырга. | mubai | |
 | Яки барысы да бик гади-спектакль ул уйлаганча барып чыкмады, һәм ул, һәр спектакль дә шедевр була алмавын анык аңлаучы акыллы кеше буларак, барысын да йотты, авыр итеп сулады да, тылсымлы итеп елмайды. | utrau | |
 | mubai,
э минемчэ анда прямой намек акча жыегыз да татар жырын кеше тынларлык итегез. Хотя монда акча гына ярдэм итмэс бугай. Мин анламадым тулке, ни очен теге бай кызы Алсунын атасы болде. Егетлэр акча сорамый гына аранжировка ясап ята алмый идемени? Эллэ аларнын Евровидениегэ запись салулары шулкадэр кыйммэткэ тоштеме? | Mariam | |
 | mubai, син Бакуда, Алматада гастрольләрендә катнаштыңмы? Андагы татар тамашачысы ничегрәк?
Әле Симферопольдә дә булгансыз икән, кырым татарларын хозурландырып. | mubai | |
 | Mariam, Баку, Алматыда булдым. Алар инде бик-бик зарыгып көтә татарларны, Казаннан килгәннәрне. Бөтен нәрсәне кызыксынып рәхмәт әйтеп карыйлар, олыраклар күп елый. Казан тамашачысы кебек елтырап торган тук йөзле, самодоволныйлар түгел. Баку, Бишкәктәгеләр авыррак яши бугай. Кечкенә генә оешмалары бар, коморка-комнатушкаларда, хәерче генә, шунда утырмалар үткәрәләр инде, тик хәлләреннән килгәнчә зурдан кубып сыйлыйлар кунак татарны. Зарланалар-фәләнебез дә юк, төгәнебез дә юк дип. Ярдәм сорыйлар. Һәр шәһәрдә диярлек берничә конкурент татар оешмасы бар, алар бер-беренә зур дошманнар. Зур кыенсынып тормыйча бер-берен җаманлыйлар. Тагын нәрсә. Алматылар бай инде. Гомумән читтәге тамашачы рәхмәтлерәк, ихласрак, неизбалованный. Болай, залга килгән тамашачыны әйтәм. Күбрәк олылар килә. Ә, тагы бер момент-Казан сөлгесе, Зәңгәр шәл, Галиябану кебек классик спектаклләр сорыйлар. Читтә йөргәндә театрның чынлап та миссия икәне ачык сизелә, тик бу - таркалып-үлеп баручы татарга соңгы сулышын алып күзен йомганда җылы сүз әйтү белән бер инде, дөрестен әйткәндә. Көндәлек тормышта ул татар юк бит анда.
Симферополен белмим инде, булмадым, ну анда курчак кебек бер спектакл барды-"Сыер". Башыннан ахырына кадәр караганым булмады аны, ну ул шундый күңел белән елмайтып утырта торган әйбер кебек тоела. Ну, су коенганнар инде, кунак булганнар тожыты. Хозурландырганнардыр да. Бәлки. | mubai | |
 | utrau, Ә шайтан белсен аны. Егетләр бушка эшләмәгән булып чыгадыр инде. Мин, примир, ник мал асраучы авыл агасы йортында пальмалар үсүен дә аңламадым.
Мин бу сорауларны хатынга бирдем. "Сез, ди, глубокий смысл эзләмәгез моннан. Так, поржать... Тонко поржать итәрлеге булмагач (Әлдермеш, Җанкисәккәем, Шулай булды шул) монсы да ярый. Эчләре пошты чистый".
В натуре эч пошты. Бүген дә булды Баламишкин. Зал тулы, халык егылып карый. Такшто очына чыгарлык түгел. Глубокий смысл эзләмим, халыктан өстен булмыйм. Соң чиктә, анда ял итәргә баралар. Тонко поржать итәрлеген көтик. Әппәр шуның белән. | MaySara | | 
 | mubai, барасы килэ дэ, опоздала уже..килэсе айда гына, декабрьда. анын названиесенен переводы да "фиолетовый цвет"мы шунда.. (кайчандыр телсез кукегэ шулай барган идем, ин беренче спек-нең названиесе тарта, аннары гына белэсен: а причем здесь ваще куке, и причем телсез) --- ??????? ?????? | utrau | |
 | Кичэге "Звезда поволжья"да Рифэ Рахман Суган чэчэгенен хэм гомумэн татар театрынын тетмэсен теткэн. | mubai | |
 | utrau, дөрес эшләгән күптән вакыт | mubai | |
 | Уй, мин шундый желчный сукага әйләндем. | Страницы: < 1 2 3 4 5 | На заглавную Ответить
|

|
Незарегистрированные пользователи не могут писать на форумe Пожалуйста, Авторизуйтесь или Пройдите регистрацию |