ФОРУМ




-
На заглавную     Ответить

Кто сходил на спектакли Камаловского театра

Страницы: <   1   2   3   4   5   6   7   >
Mariam
12:49 21.01.2008Ответить

я тоже,кстати, двойника скромного видела. даже одежда почти одинкаовая была. Прям близнецы-братья.
Damin
12:55 21.01.2008Ответить

Mariam, кызыгам сина! чарам булса мин конда барыр идем ул спектакльлэрне карарга, вакыт кына житмэде шул. ул бит нихэтле бэхет, ана телендэ барган спектальне карау, колаклар ял итэ, яндагы барлык донья онытыла...
Mariam
13:01 21.01.2008Ответить

Damin, бәй, сез бит парлап утыра идегез шимбә көнне. Килешәм синең белән, колак кына түгел, күңел ял итә. Спектакльдән соң җырлый-җырлый кайттым гел. Рәхәт!
Damin
13:11 21.01.2008Ответить

Mariam, син мине куреп белэсендэмен??? вэт v'p'r///
Damin
13:12 21.01.2008Ответить

v'p'r/// =мэзэк
Mariam
13:21 21.01.2008Ответить

Damin, күргән бар.
mubai
15:16 21.01.2008Ответить

Ну рәхмәт, юкка гына этләнеп йөрмәгәнбез икән Маскваларда.
Mariam
15:36 21.01.2008Ответить

mubai, уже Казанда? Синең үзеңнең тәэсирләрең ниндирәк соң? Менә миңа шунсы кызык, тамашачы гел көтелгәнчә "реагировать" итә микән драматург, режиссер, артистлар әйтәсе, аңлатасы килгәнгә, көтелмәгәнчә дә була микән?
mubai
15:59 21.01.2008Ответить

Әле генә кайттык.
Тәэсир мондый-Мәскәү быел авыл тамашачысы кебек тотты үзен. Казан тамашачысын, мәсәлән, көлдерүе күпкә авыррак-жыбачкасын чәйнәп утыра бирә ул авызын турсайтып. Мәскәү көлде дә елады да алдын-артын уйламый. Ике ел элек алай булмаган иде. Тагын исем китте-яшьләр бик күп иде. Һәрвакыттагыча исем китте-Мәскәү тамашачысы калхозник алай да, ну звоноктан соң залда йөрмәгез диләр-алар тыңламый, этеп төртеп напролом яра. Гардероб хәлләрен, теге кергәндәге тикшерү постлары тирәсендәге хәлләрне әйтмим дә. Тамашачы холыксызлана-алар өчен без кызарабыз, чөнки гардеробчы түтиләр аларны безнең алда чәйни (чурки еба, ладно хоть чуть помиролюбивей чем чеченцы итд). Анда термос белән чәй алып килеп эчүләр, шул термосны күтәреп тамашачы залына керер өчен залдагы дежур түтиләр белән этләшү кебек аерым приколларны санап торасы да килми инде.
Ә гомумән гел тулы зал, гел җылы кабул итү булды.
Үзем "Ленком" белән "Современник"та спектаклләр карап кайттым, бездән бер артык җирләре юк, ә "Современник"тагы "Дама с камелиями" Казан Яш тамашачылар театры спектаклләре дәрәҗәсенә дә тартмый хәтта.
Мәскәү критиклары Камал театрын Россиядәге иң көчле театрларның берсе дип атады, заманча драматургиянең дә югары дәрәҗәдә икәнен әйттеләр. Туфан Миңнуллинның "Дивана"сын руска тәрҗемә итеп Мәскәү театрларының берсендә кую турында да сүз булды хәтта.
Кыскасы Камал театры реально бик көчле коллектив.
mubai
16:00 21.01.2008Ответить

"Гөлҗамал"ны гел көтелмәгәнчә кабул иттеләр-Казанда ул спектакл тулы тынлыкта диярлек уза, ә монда гөр килеп карадылар.
Damin
16:05 21.01.2008Ответить

әфәрин сезгә hәм зур рәхмәт!
Mariam
16:06 21.01.2008Ответить

mubai, тагын кайчан киләсез, 2010 дамы? Минем дә язасы килгән иде ул термостагы "мәй"ләр турында, сундерелмәгән телефоннар турында. Әле театрга, концертлар белән чагыштырганда, мәнлерәк халык килә, кузәтүемчә. Оят, валлаһи, кайчагында, андыйлар өчен.
Mariam
16:09 21.01.2008Ответить

"Гөлҗамалны", миңа калса, бик үк аңламадылар бугай. Бер танышым, "кемгә кирәк инде ул, беренче артистларның кем булуы", диде. Антрактта кайтып китучеләрне дә күрдем.
mubai
16:10 21.01.2008Ответить

Без кайчан киләсен төгәл әйтә алмыйм. Июндә безгә Малый театр килә-ансы төгәл. Ну, ел саен барачакбыздыр инде хәзер, белмим.Damin, рәхмәт!
mubai
16:11 21.01.2008Ответить

Mariam, Казандагы белән чагыштырганда "аңладылар" дип атыйм инде мин аны. Минем үземә ул бөтенләй ошамый.
mubai
16:12 21.01.2008Ответить

Котырганнар алар барысы да нишләптер.
Страницы: <   1   2   3   4   5   6   7   >
На заглавную     Ответить

Незарегистрированные пользователи не могут писать на форумe

Пожалуйста, Авторизуйтесь или Пройдите регистрацию



| НОВОСТИ | ФОРУМ | ГОСТЕВАЯ КНИГА | Каталог | Виртуальные открытки |
| ДЕВУШКИ:Для переписки | Серьезных отношений | РЕБЯТА:Для переписки | Серьезных отношений |
| RSS News Export | WebMasters | yuldash.com |
| Обратная связь |