Back to main page Reply
Афоризмы о Любви | Страницы: < 1 2 3 4 5 6 7 8 9 > | Аминэ | | 
 | Сөям дию әле сөю түгел,
сөям дию бит ул - сүз генә.
Сөям димә,
мин бит - күлең синең,
колач җәеп миндә йөз генә.
Кара миңа.
Мин - шәрәбең синең,
унсигез ел көткән шәрәбең.
Иренең тидер күңелем кәсәсенә,
Йөрәгемне тойсын йөрәгең.
Сөям димә,
сөям дигән саен
җилгә оча кебек сүзләрең.
Сөям дими генә сөй син мине,
мин дә сине шулай сөярмен.
Йотым шәрәб сине исертсә дә,
колач җәеп миндә йөз генә.
Сөям диеп тик алдалый күрмә,
син бары тик мине сөй генә. | Әлфия | | 
 | Алдашасым килә үз-үземә.
Ышанасым килә ялганыма.
Ышанасым килә, язларымны,
Ялгыз язларымны
Тыныч кына каршы алырьша.
Ышанасым килә күзләремнең
Сине күргәч моңсуланмавына.
Яшәвемә синең моңнан башка,
Моңсыз гына,
Моң суламавыма.
Ышанасым килә, юри генә
«Яратам» дип җанны алдавыма.
Сагынмауларыма,
Сине күреп
Йөгреп чыкмавыма алларыңа.
| Гельсем | | 
 | всё поняла, красиво, рэхмэт | Әлфия | | 
 | Мәхәббәтнең ни гаебе,
Ни хатасы сөюнең?!
Йөрәгемне кыйный-кыйный
Алларыңа килүем.
Күңелемә ак моң, булып
Син тулган өчен генә,
Күзләремнең карасында
Син булган өчен генә
Хисләремнең ни гөнаһы,
Ни гаебе сөюнең?!
Тик бер караш җылы эзләп,
Алларыңа килүем.
Үз-үземне алдый-алдый,
Җанны кыйнап килүем...
| Аминэ | | 
 | Гельсем, дөресме аңыштың?Мин шатмын.
Әлфия, бигерәк матур шигырьләрең, рәхмәт! | Аминэ | | 
 | Күптән татарча язганым юк иде, Мәскәудә торып оныта язганмын.Биредә шундый возможность(татарча бу сүзне оныттым) булганга мин шат. | Әлфия | | 
 | А вот стихи для полутатар и полурусских.
Сәлам, минем клубничкам,
Йөрәгемдәге земляничкам,
Түшемдәге малтнкам,
Йөрәгемдәге мальвинка!
Елмаюыңны сихәм.
Крепко мин сине үбәм.
* * *
Полюбил күңел сине,
Пожалей әзрәк мине.
Почему хат язмыйсың,
Наверно, яратмыйсың.
Яратмасаң да, пиши,
Күңелемне үтиши.
Биредм йөрәкне сиңа,
булсын вечно для тебя.
Мин, син вечно булырбыз,
Счастливо торырбыз. | юлчы | | 
 | Син шәрәб
Кемдер татып карар
Кола җәеп йөэәр
Һәм исерер
Ә бер заман!
йөзә -йәзә
эчеп бетерсә бар тамчысын
Айнып китсә бер заман
Шәраб беткән, гөмер үткән,
Исереп килгән- сөю киткән.
Тагын яңа шәраб кайдан аларсың!?
кайда колач җәеп йөз диярсең
--- ?ң ?өһ??? ???? ?ө?ө? ????????, ә ??ә??? ??? ???ә! | Әлфия | | 
 | Очень далеко син миннән,
Син кайдадыр-не знаю.
Сәгать саен искә алып,
Сагынып умираю.
Ашаудан да калдым инде,
Воздух җитми суларга,
Көннәр ночь кебек караңгы,
Син булмагач янымда. | Аминэ | | 
 | Әлфия,бигерәк кызык яктан укырга.Ә бит, үзем тормышта примерно шулай сөйлим | юлчы | | 
 | Менә бит мин синең яныңда
как не знать этого
Сәгать саен умирать иткәч
сагынып терелерсең
ашаудан калсаң ябыгарсың
обнимать будет нечего
воздух җитми дисең суларга
чык урамга, ночной һава суларга
бәлки ночь дигәнең әйләнер көньгә--- ?ң ?өһ??? ???? ?ө?ө? ????????, ә ??ә??? ??? ???ә! | Аминэ | | 
 | Әлфия, юлчы,  | Әлфия | | 
 | Матурымка, улыбнись,
Авызыңны ач, не ленись,
За чепуху борчылма,
Пошли ты всех чуртыма.
Жизнь әйбәт бит ул всегда!
Ты аңларсың, не беда,
Счастье свое кочаклап
Ночью йоклап ят хырлап!.. | юлчы | | 
 | Аминэ,
син дә кушыл бер аз
ни күрәсең шуны яз
яз күзең күргән
яз күңел тарткан
үзең яратканын--- ?ң ?өһ??? ???? ?ө?ө? ????????, ә ??ә??? ??? ???ә! | юлчы | | 
 | Ну маладись
яхшы гына елмайттың
күңелемне юаттың
киттем тогда йокларга
юк йокларга некогда
киттем син кушканча
счастьемны кочакларга
И не подумаю йокларга
башка мысля минем уемда
--- ?ң ?өһ??? ???? ?ө?ө? ????????, ә ??ә??? ??? ???ә! | Әлфия | | 
 | юлчы, Спит куян һәм спит лиса,
Син дә матурым, йокла!
Пусть тебе приснится мин,
А не какой-то там пингвин!
| Страницы: < 1 2 3 4 5 6 7 8 9 > | Back to main page Reply
|

|
Незарегистрированные пользователи не могут писать на форумe Пожалуйста, Авторизуйтесь или Пройдите регистрацию |