ТАТАРСКАЯ ГАЗЕТА

КОНФЕРЕНЦИЯ


[Татарская газета] [Добавить запись]

Irek Bikkinin: Рәшит хәзрәт Халиков: “Мөселманның бурычы – оятсызларны туктату!”

Рәшит хәзрәт Халиков: “Мөселманның бурычы – оятсызларны туктату!”

Бу хәлләр 2006 елда, Мордовия Республикасы мөселманнарының дини идарәсе (ДУМ РМ) мәхәлләләре мөһим вакыйгага – үзләренең чираттагы корылтайларын уздырырга хәзерләнгәндә башланды. Мордовиядә Фәһим Шәфиев исемле бер кеше пәйда булды, ул үзе Согуд Гарәбстанында укуын тәмамлый алмаган студент кисәге, Казанда ислам колледжында да эшләп алган булган. Менә шул бәндә төрле куркыныч нәрсәләр сөйли башлады, имеш, Мордовиядә ислам дине традицион түгел икән, имеш, биредә тиздән кораллы бәрелешләрнең дә булуы мөмкин һәм башка шундый коткылар... Башта ул боларны Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакыйга сөйли, шулай итеп, Мордовия мөфтие урынын алу өчен үзенә таяныч табарга тели.

Шуннан соң бу елгыр бәндә Мәскәүгә, мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин янына юл ала, аңа да Мордовия мөселманнары турында тузга язмаган нәрсәләр сөйли, бу хәлләрне Мордовия мөфтие итеп үзен куйганда гына төзәтеп буласын кисәтә. Россия мөселманнарының лидеры Равил Гайнетдин, бөтен эшне ислам файдасына хәл итүче буларак, Фәһимне яклаудан баш тарта, тегесе үз артында ниндидер зур көчләр торуы турында кат-кат кисәтсә дә. Алай да, беләсе иде, теләсә кемне теләсә кайда алдап йөрүче бу кешенең артында нинди “зур көчләр” торырга мөмкин икән?

2006 елны, Мордовия Республикасы мөселманнарының дини идарәсе корылтаенда, мөселманнар Фәһим Шәфиевка бер тавыш та бирмиләр. Хәтта шушындый хурлыклы җиңелүдән соң да бу бәндә тынычланмый, үзенең яклаучылары ярдәмендә Мордовиядәге икенче мөселман оешмасын – Зәки хәзрәт Айзатуллин җитәкләгән дини идарәне (РДУМ РМ) басып алырга җыена. Әмма тагы хурлыкка кала, бу хәл 2007 елда була. Зәки хәзрәт янына Фәһим өчен сорарга татарлардан Шамил Бикмаев та килеп карый, Зәки хәзрәт ул куйган шартларга ризалашса, шактый гына матди ярдәм дә вәгъдә итә. Мордовия Республикасы Башлыгы хакимиятеннән килгән тагы берничә кешене Фәһим Шәфиев артында торган “зур көчләр” дип әйтеп буламы икән? Алар үз сәясәтләрен алып баралар, Республика Башлыгына ялгыш, бозылган мәгълүмат бирәләр, Фәһим белән булган бу хурлыклы хәлләрне үзләренчә сөйлиләр.

2007 елда Фәһим Шәфиевның һәм аны яклаучыларның планнары чак кына уңышка ирешмичә кала, чөнки Зәки хәзрәт аны үзенең беренче урынбасары итеп алырга ризалаша. Әмма бу тәккәбер бәндә төрле мәкерле юллар белән Зәки хәзрәтне бәреп төшерүне көтеп торырга теләми, ул шунда ук бу оешманың рәисе булырга тели. Зәки хәзрәткә Мордовия Башлыгы хакимиятеннән һәм башка органнардан законсыз басым ясау башлана. Имамнары белән бу хәлләрне уртага салып сөйләшкәннән соң, Зәки хәзрәт үзенең урынын Фәһимгә бирүдән баш тарта, аңа тагы урынбасар урынын тәкъдим итеп карый. Әмма үзен бик укымышлы кешегә санаган бу бәндә гади урынбасар булудан баш тарта, шуннан соң Фәһимне аннан да куалар. Аның бер генә мөфтиятне дә кулга ала алмаганын аңлагач, мөселманнар тынычланып калалар.

Әмма Фәһим һәм аның кураторлары Мордовия мөселманнары белән идарә итү теләгеннән баш тартмаган булып чыгалар. Карта алдарлары тамгалы карталарны гына файдаланып калмыйча, кайвакытта җиң эченнән яшерелгән запас карталарны да тартып чыгаралар бит! Шулай итеп, Фәһим өчен дә мөфтият сериалының дәвамын уйлап табалар. 2008 елның 30 сентябрендә Мордовия мөселманнары телевизордан һәм газеталардан көтмәгәндә яңа хәбәр алалар – Мордовиядә өченче мөфтият төзелгән икән бит! Ул Мордовия Республикасы мөселманнарының үзәк дини идарәсе (ЦДУМ РМ) дип атала һәм аның башында Фәһим Шәфиев тора булып чыкты. Шулай итеп, Фәһим Шәфиевның хыялы тормышка ашты – ул мөселманнар өстеннән хуҗа булуга иреште. Әйе, аңа мөфтият төзеп биргән өч мәхәллә мөселманнарын алдау юлы белән, ул үзенең теләгенә иреште...

Кем соң ул – Фәһим Шәфиев, менә инде ничә еллар буе Мордовия мөселманнары арасында фетнә чыгарырга тырышучы кеше? Аны Мордовиянең күп кенә мөселман-татарлары бала чагыннан ук беләләр. Ул Ләмберә районының Зур Елховка бистәсе мәктәбендә укый, якын туганнарыннан намаз укырга өйрәнә. 12 яшендә Фәһим Богырыслан шәһәрендәге “Аль-Фуркан” мәдрәсәсенә укырга керә, анда 4 ел белем ала. Бу мәдрәсәдә урта белем бирелми, шуңа күрә аның кайдан урта белем турында аттестат алганы билгесез. Үзенең әйтүе буенча, ул шушы аттестат нигезендә Россиянең ниндидер югары уку йортын тәмамлаган, әмма кайда укыган һәм нинди диплом алган – анысы да билгесез.

Фәһим мәктәптә татарча укымаган, аның сөйләшүе – ата-анасыннан һәм туганнарыннан өйрәнгән мишәр шивәсе дәрәҗәсендә генә. Шунысы гаҗәп – бу кешедә кайчан һәм кайдан татар теленә шул хәтле зур мәхәббәт уянган икән? Ул хәзер татар мөселманнарын гарәпләштерәләр, дигән чираттагы коткысын уйлап тапты һәм дөньяны шуның белән куркыта. Бәлки дүрт ел буе Казанда эшләгән чорында ул шундый актив “татарчы” булып өлгергәндер? Ул хәзер дә Казанда өйрәнеп кайткан сүзләр белән Мордовия татарларының күзләренә төтен җибәрергә ярата, әмма саф әдәби телнең нәрсә икәнен белгән татарларда аның бу кыланышлары көлке хисе генә уята.

“Аль-Фуркан» мәдрәсәсендә ул бик тә гарәп укытучыларын ярата иде, тегеләре дә аңа шундый ук хисләр белән җавап бирделәр, чөнки Фәһим иң яшь шәкерт иде. “Аль-Фуркан” мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 1999 елда аны һәм башка күп кенә яшьләрне Согуд Гарәбстанының Мәдинә шәһәрендәге ислам университетына укырга алдылар. Менә шунда ул, мөгаен, гарәпләрне яратмый башлагандыр, һәм кинәт кенә татар теленә, аның мәдәниятына, традицияләренә мәхәббәте уянгандыр? “Столица С” газетасына биргән әңгәмәсендә бу сорауга ул менә ничек итеп җавап бирә: “Но вы сами учились в Медицинском (так в газете – Р.Х.) исламском университете Саудовской Аравии.» «Да. Но я взял ориентир только на возрождение самобытности именно татарского ислама.” (“Столица С”, №43 от 26.10.2010.) Ягъни, ул Мәдинә университетында татар исламын торгызуга юнәлеш алган икән...

Фәһим Мәдинә шәһәрендә 4 ел укый. Бу вакыт эчендә ул гарәп акчаларына яши, ашый, укый, симерә, балигъ була, һәм шушында аның гарәп маҗаралары башлана. Болар турында тыңларга да җирәнгеч, әмма фактлардан беркая да китеп булмый. Фәһим Шәфиев Согуд Гарәбстанында төрле фетнәләр китереп чыгара, кешеләр арасын бутый; ул студентлардан гына түгел, хәтта шәехләрдән дә зур күләмдә долларлата акчалар алып тора һәм күбесенә бурычын кире кайтармыйча, кача. Бу хакта аның курсташлары сөйли, ә алар Мордовиядән генә дә 10 шәкерт, шулай ук Россиянең башка төбәкләреннән, Пенза өлкәсеннән, Дагыстаннан да Фәһим тарафыннан алданганнар шактый. Безгә хәзер дә төрле шәһәрләрдән, шул исәптән Казаннан да шалтыратып, Фәһимнән бурычларын кире кайтаруда ярдәм итүне сорыйлар. Ул башкалардан шундый зур бурычлар алган булып чыкты, әмма аны ияләренә Казанга кайткач та, Мордовиядә дә кире бирергә уйламый. Бөкерене кабер генә төзәтә, диләр, Казанга кайткач та ул үзенең бу “эшчәнлеген” дәвам итә - төрекләрдән “Тойота-Королла” машинасы ала, әмма акчасын бирми. Шулай итеп бу төрекләр, аның туган авылы Аксеновага килеп, “братаннар” ярдәмендә Фәһимне акча капчыгын чишәргә мәҗбүр итәләр.

Инде тагы Согуд Гарәбстанына әйләнеп кайтыйк. Билгеле булганча, Мәккә-Мәдинә шәһәрләре – бөтен мөселманнар өчен изге урыннар. Һәр мөселман гомеренә бер тапкыр булса да анда булырга, Хаҗ кылырга хыяллана. Хаҗ кылу бәхетен сөйләп тә, язып та аңлатырлык түгел. Кайбер илләрдә бу изге урыннарга Хаҗ кылу өчен унар ел буе чират көтәләр, күпләр бу хыяллары тормышка ашмаган килеш дөньядан китеп баралар. Мондыйлар бик күп, бигрәк тә, элеккеге социалистик илләрдә. Элек исә мөселманнар Хаҗга җәяүләп тә барганнар, көчләрен һәм сәламәтлекләрне кызганмыйча, яртышар ел бу изге урыннарга сәфәр кылганнар. Хаҗ кылу ул – иң бөек гыйбадәтләрдән санала, исламның биш баганасының берсе, аны инкарь итүче – мөселманнардан түгел. Һәм мөселманнар бу изге урыннарны начар сүздән, гайбәттән, кешенең намусын һәм абруен кимсетерлек хәлләрдән сакларга тиешләр. Бу шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәт саллалаһу аләйһиссәләмнең намуслы исеменә дә кагыла, аннан, изге Коръәнебездән, Мәккә-Мәдинә шәһәрләреннән көлергә тырышучылар да бар, әмма Аллаһ хәтта Дәҗҗалны да бары тик шушы шәһәрләргә генә кертмәячәк.

Шушыларны белә торып, пәйгамбәребез Мөхәммәт с.а.в.шәһәрендә 4 ел буе укып, ничек үзеңнең укытучыларыңны, курсташларыңны алдалап, акча җыеп, соңыннан укып та бетермичә, бурычларны бирмичә, Согуд Гарәбстаныннан яшерен рәвештә чыгып качарга мөмкин? Бу яман сыйфатлар - алдау, караклык, вәгъдәдә тормау, бурычыңны кайтармау, мөселманнарны бер-берләренә каршы котырту – болар бит монафикъларның, икейөзле бәндәләрнең сыйфатлары! Исламның изге урыннарында шушы яман эшләрне эшләгән кешене хак мөселман берничек тә аңлый алмый! Әмма ул үзенең бу яман эшләрен биредә - Россиядә, Казанда һәм Мордовия Республикасында да дәвам итә бит!

Мәсәлән, 2009 елда Фәһим Казанга бара һәм анда Татарстан мөфтие һәм төрле мөселман оешмаларының җитәкчеләре белән очраша. Ул шунда “Идел-Хаҗ” туроператоры белән хезмәттәшлек итү турында килешүгә имза куя. Бу килешү буенча, ул “Идел-Хаҗ” өчен Мордовиядән хаҗилар җыярга тиеш була. Без бу хакта белгәч, “Идел-Хаҗ” җитәкчеләренә эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлаттык, бу “хәсрәт-мөфти” белән хезмәттәшлек итмәячәгебезне әйттек. Нәтиҗәдә, безнең мөселманнар Хаҗга башка агенство аша киттеләр, ә “Идел-Хаҗ” Мордовиядән бер генә кешене дә җибәрә алмады, ә бездә бит Хаҗга ел саен илледән артык кеше бара! Һәм 2010 елда “Идел-Хаҗ” бу кеше белән элемтәсен өзде, алар да аның Мордовия мөселманнары өчен буш урын икәнлеген аңладылар, чөнки Фәһим белән беркем эш йөртергә теләми, чөнки ул фетнәдән башка берни эшли белми.

Мин Фәһим Шәфиевның бу эшләре турында еллар буе дәшмәдем, чөнки мөселманнар турында гайбәт сөйләргә ярамаганын беләм. Мин ул акылга килер, тәүбә итәр һәм төзәлер, дип өмет иттем. Әмма хәзер мин болар хакында халыкка ачыктан-ачык җиткерергә мәҗбүрмен. Чөнки Россия мөселманнары Фәһим кебек рәхмәтсезләр турында дөресен белергә тиешләр, ул, еллар буе мөселманнар, шул исәптән, гарәпләр акчасына яшәгән кеше, бүген җәмәгатьчелекне һәм ил җитәкчелеген “гарәпләштерү” белән куркыта башлады! Имеш, эшләр болай барса, Россия мөселманнарын, шул исәптән, татарларны да, гарәпләшү көтә икән! Мең ел бу ислам динендә булып та гарәпләшмәгән татарларны бүген ниндидер көчләр гарәпкә әйләндерергә мөмкин икән! Әлбәттә, мондый биографияле кешенең саташуларын җитди кабул итәргә кирәкми, чөнки бер тапкыр хыянәткә барган, алдаган кеше бу адымга теләсә кайчан, теләсә кемгә карата да барырга мөмкин.

Без, Мордовия татарлары, бу җирләрдә меңнәрчә ел яшибез, безнең бабаларыбыз ислам динен моннан мең ел элек, үз теләкләре белән кабул иткәннәр, алар үзләренең күршеләре белән тату яшәгәннәр. Бу хакта татар галимнәре генә түгел, ә рус, әрмән, гарәп һәм кытай чыганаклары да сөйләп тора. Аларга караганда, безнең бабаларыбыз ислам динен кимендә 922 елда кабул иткәннәр. Бу исә безнең борынгы бабаларыбызның гарәп телен белгән, шушы телдә укыган һәм язган үз муллалары һәм имамнары булганлыгын сөйли. Татарлар мең елдан артык, 1928 елга кадәр, гарәп язмасын кулланганннар, шушы әлифбада татар телендә үзләренең китапларын, поэма һәм риваятьләрен язып калдырганнар. Татар телендә 20 проценттан артык сүзләр – гарәп теленнән алынган сүзләр. 1312 елда бөек Үзбәк хан ислам динен бөтен Алтын Урда илендә дәүләт дине буларак кабул иткән һәм керткән. Бу вакытта Алтын Урданың башкаласы Иделдән Мукшы елгасы буена – хәзерге Пенза өлкәсенең Наровчат шәһәренә күчерелә. Минем үземә дә бу тарихи урыннарда булырга туры килде, шулай ук Наровчатта күптән түгел бу темага фәнни конференция дә үткәрелде.

Әйе, ислам дине бабаларыбыз өчен дәүләт дине булып торганда да, алар татардан гарәпкә әйләнмәделәр, бернинди гарәпләштерү булмады, әйткәнемчә, илдә гарәпчә белүчеләр бик күп булса да. Чөнки ислам дине милләтләрне, аларның телләрен, мәдәниятләрен, традицияләрен юкка чыгармый, киресенчә, Коръәнгә һәм сөннәткә каршы булмаган традицияләрне ныгыта гына. Ислам мөселманнарны изге эшләрдә ярышырга өнди, моңа Аллаһы Тәгаләнең Коръәндәге сүзләре дәлил булып тора (4нче сүрә, 1нче аят; 49нчы сүрә, 13нче аят). Һичшиксез, Аллаһ сүзләре – ул хакыйкать, моның шулай икәнлеген безнең тарихыбыз раслый.

Әлбәттә, 1917 елда Россиягә динсезлек һәм атеизм килде, безнең ислам мирасыбыз тулысынча диярлек юк ителде, шулай ук галимнәр, имамнар, мәчет-мәдрәсәләр, дини китаплар юкка чыгарылды. Һәм бу яманлыклар кыска бер вакыт эчендә - 80 елда эшләнде. Хәзер мөселманнарга шушыларны яңадан торгызу өчен озак еллар тырышып эшләү, сабырлык, байлык һәм үҗәтлек кирәк булачак. Мордовиядә зур бер мөселман оешмасының җитәкчесе буларак, мин шуны әйтә алам – бу эшләрне ныклы иман булганда гына башкарып чыгып булачак. Чөнки динсезлек чоры безнең буыннан-буынга, гасырдан-гасырга тапшырылып килә торган иң кыйммәтле нәрсәләребезне – телебезне, мәдәниятебезне, традицияләрне һәм динебезне тулысынча диярлек юкка чыгарды.

Һәм көтмәгәндә Фәһим Шәфиев атлы бәндә пәйда була да, кешеләрне ялгыш юлга кертеп җибәрергә көчәнә башлый, ул үз илләренә хезмәт иткән кешеләрне төрлечә гаепләргә тотына, аларны Россияне гарәпләштерүдә гаепли. Ул шул ук вакытта татарларның күпчелеге урыслашкан булуын күрмәмешкә салыша. Безнең хәзер күргәннәребез татар тарихында хәтта Явыз Иван чорында да булмаган – зина, эчкечелек, наданлык, катнаш никахлар, балаларның аз тууы... Нигә Мордовиянең татар авылларында татар мәктәпләре ябыла? Нигә татар балалары, иң күп дигәндә, бары тик аз-маз сөйләм телен генә беләләр, анысы да буыннан-буынга бетә бара? Боларның барысының да сәбәбе – динсезлек. Бары тик динне тырышып өйрәнеп кенә бу хәлне үзгәртергә мөмкин, шулай ук без дәүләттән дә үз хокукларыбызның үтәлешен таләп итәргә тиеш, чөнки моңа тулы хакыбыз бар. Менә шул чакта телебезне, мәдәниятебезне, традицияләребезне дә торгызырга мөмкин булачак, башка юл юк.

Мордовиядә бу эшләр белән безнең дини идарәбез шөгыльләнә. Бу ун ел вакыт эчендә без аз эшләмәдек, болар турында безнең “Ислам в Мордовии” газетасыннан һәм интернет-сайтыбыздан белергә мөмкин. Без үзебезнең газетабызда кисәткән идек инде – Фәһим һәм аның яраннары безнең республиканы көлкегә калдыралар. Үзенең теле, мәдәнияте һәм традицияләре өчен борчылган кеше, ислам университеты студенты, Мәдинәдән чит акчаларны алып качар идеме? Бу хәл безнең Мордовия өчен хурлык, шуңа карамастан, кайбер мордва түрәләре бөтен көчләрен куеп аны яклыйлар. Шуңа күрә бу мәкалә 4 телдә дөнья күрер, иншаллаһ – татар, рус, гарәп һәм инглиз телләрендә. Бөтен дөнья бу юньсез бәндә турында белергә тиеш.

Һәм нинди мифик “гарәпләшү”гә каршы көрәш икән ул? Кемдер Россиянең гарәп илләре белән уңышлы мөнәсәбәтләренә комачау итәргә телиме? Бәлки бу Россия дошманнары өчен кулайдыр, алар бит гарәп дөньясы белән тыныч мөнәсәбәтләрне теләмиләр? Безнең илнең җитәкчеләре – президент Д.А.Медведев һәм премьер-министр В.В.Путин Россиянең ислам дөньясының бер өлеше икәнлеген таныйлар бит, чөнки Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши. Шулай ук Россия Ислам Конференциясе Оешмасында күзәтүче дә булып тора.

Шуның өстенә, Россия һәм гарәп дөньясы зур күләмдә нефть һәм газга ия, аны исә үзара килешеп сатканда яхшырак. Хәзер безнең җитәкчеләр гарәп илләре лидерлары белән төрле дәрәҗәдәге очрашулар уздыралар, күп миллиардлы контрактлар имзалыйлар, энергетика, кораллану һәм төзелеш өлкәсендә экономик килешүләр төзиләр. Ә гарәп илләрендә тыныч атомны үстерү буенча хезмәттәшлек Россиягә абруй гына түгел, күп керем дә китерә. Һәм болар барысы да безнең илебез һәм халкыбыз өчен эшләнә. Гарәп дөньясы – безнең товарларны сатып алырга сәләтле илләр. Бу хәл бары тик Россиянең дошманнарына гына охшамаска мөмкин, алар аны көчсез һәм ярдәмчесез итеп күрергә телиләр.

Алай булгач, Россия президенты да гарәп дөньясы белән мөнәсәбәтләрне ничегрәк корырга кирәклеген белмәгән булып чыгамыни инде? Югыйсә ул бит Кувейт дәүләтенең вакыфлар буенча беренче урынбасары доктор Адель Фәләхне, 15 ел буе Россиядә урталыкны тотучы исламны кертергә ярдәм иткәне өчен, дәүләт бүләге белән бүләкләде! Бездә, Россиядә, бөтен гарәп дөньясыннан бик күп студентлар укый, алар монда төрле һөнәрләр буенча югары белем алалар. Россиянең күп кенә зур шәһәрләрендә гарәп теле буенча курслар ачыла, кайбер югары уку йортларында гарәп теле фән буларак укытыла. Шушыларны белә торып, үз акылында булган, укымышлы кеше Россия халкын ниндидер гарәпләштерү белән куркытмаячак. Әгәр инде ул кеше башканы күздә тоткан икән, без аның башында ни барын белмибез. Без аның әйткән сүзләре һәм кылган гамәлләре буенча фикер йөртәбез һәм хөкем итәбез.

2000 елда Мордовиядә мөселманнарның ике дини идарәсе барлыкка килде. Безнең идарә (ДУМ РМ) Мәскәүгә карый, ә икенче дини идарә (РДУМ РМ) – Уфага буйсына. Безнең арада дошманлык һәм аңлашылмаучылык юк, киресенчә, без бер-беребезгә ярдәм итәргә телибез. Без бергәләп төрле чаралар уздырабыз, шулай итеп, башка диннәргә һәм милләтләргә карата да түземлек – толерантлык үрнәген күрсәтәбез – бу шулай, һәм шулай булыр да, иншаллаһ!

Ә Фәһимнең өченче мөфтияте барлыкка килгәннән соң, бу тотрыклылык җимерелә башлады. Минем бу сүзләремә дәлил булып Фәһим һәм аның тарафдарлары тарафыннан Аксеново авылы мәчетен басып алу, мәчеткә йөрүче өлкән яшьтәге кешеләрне, карт имамны кыйнау, аларны мыскыллау һәм алдау фактлары тора. Республика мөселманнары тормышында мондый коточкыч хәлләрнең әле беркайчан да булганы юк иде. Мөселманнар арасында булган бөтен аңлашылмаучылыкларны, конфликтларны үзара хәл итәргә кирәк, әмма хәзер мөселманнар кимсетелгәннәр һәм рәнҗетелгәннәр, эшләр хәтта мәхкәмәгә хәтле барып җитте, ул судлар инде уннан артык булды.

Бу хәлләр барысы да Фәһим Шәфиев җитәкчелегендәге өченче мөфтият барлыкка килгәннән соң килеп чыкты. Кешеләр шул хәтле ярсыдылар, алар гаделлек торгызылганчыга кадәр туктамаячаклар, кирәк икән, Мәскәү, Европа судларына кадәр барып җитәчәкләр. Бу әле алай ук куркыныч хәл түгел, ә менә шушылар сәбәпле кан коелса (ә бездә халык кайнар), бу кеше үзенә кайдан аклану эзләр икән? Иманлы кеше, берәр нәрсә эшләр алдыннан, барысын да кат-кат уйларга, үлчәргә тиеш, шуннан соң гына карар кабул итәргә мөмкин. Әмма бу кеше барысын да башкача эшли, уңны-сулны мыскыллый, һәм хәзергә барысы да сеңә бара. Бәлки ул үзен бик кәттә яклаучылары бар дип уйлыйдыр һәм алар аны һәрвакыт якларлар, дип өмет итәдер? Бу бик куркыныч нәрсә, әлбәттә!

Фәһим җитәкчелегендәге бу кешеләр Аксеново эшмәкәре Рафик Фетхулловның бизнесын тартып алырга теләделәр, бу эшмәкәр элеккеге совхоз җирләрен арендага алып, анда уңышлы гына җитәкчелек итә иде. Фәһим кешеләре Аксеново авылы хакимият башлыгын кыйнап ташладылар, шул сәбәпле, Фәһим туган авылында үзенә дошманнар барлыкка китерде. Бу хәлләр нәрсә белән бетәр – моны бер Аллаһ кына белә. Әгәр кан коела икән, җаваплылыктан беркем качып котыла алмаячак, ул түрә яки гади кеше булса да, аны кем генә якласа да яки ни генә сөйләсәләр һәм язсалар да, җавап тотарга туры киләчәк.

Бу кешене төрле мөселманнарның Ураза һәм Корбан бәйрәме намазларын төрле вакытта уздырулары да борчый икән. Әмма бу бүгенге көн проблемасы гына түгел, әйтер идем, безнең гасыр проблемасы да түгел. Элек мөселманнар моннан бернинди фаҗига ясамаганнар, үзләре барысын да җиңел генә хәл иткәннәр. Революциягә хәтле татар авылларында берничә мәчет булган, ә Мордовиядә һәр авылда өчтән дә ким мәчет булмаган. Бер авыл мәхәлләсе мәчетендә инде бәйрәм итсәләр, икенче урамда әле ураза тотканнар. Мин үзем дә инде 32 елдан артык бәйрәм намазларында катнашам, һәм һәрвакыт бу бәйрәмнәр төрле көннәрдә була иде.

Башлангыч дини белеме генә булса да, мөселман кешесе белеп тора – бу бәйрәм намазлары бары тик сөннәт кенә, мәҗбүри гамәл түгел. Ә менә җомга намазы – ул фарыз гамәл, мәҗбүри гыйбадәт. Шуңа күрә, әгәр мөселман кешесе сәбәпсез җомга намазын калдыра икән, ул монафикълык авыруы белән чирли башлый. Бу бик җитди нәрсә. Ә менә мөселман бәйрәм намазына өлгерми икән, моның өчен аңа гөнаһ юк. Шуңа күрә гает намазын бәйрәмнең беренче көнендә дә, икенче көнендә дә уздырырга була, моны мәдрәсәнең беренче сыйныф шәкерте дә белә.

Фәһим үзен ниндидер “традицион татар исламын» яклаучы итеп күрсәтмәкче була, имеш, ул аны читтән килгән яңача дин тотучылардан сакламакчы икән. Менә мин 1980 елларда безнең авылда “традицион ислам”ның нинди булуын искә төшерәм – безнең әтиләр һәм өлкән ир туганнар ике генә гыйбадәтне беләләр иде: Ураза бәйрәм һәм Корбан бәйрәм, ә калган вакытта ничек теләсәләр, шулай яшиләр иде. Биш вакыт намаз, җомга намазы, ураза, зәкәт, Хаҗ – болар фантазия, хыял дәрәҗәсендәге нәрсәләр иде: “Әйе, ишеткәнебез бар, шулай-шулай булырга тиеш, әмма бу безнең өчен түгел”, - диләр иде. Гадәттә мөселманнар, бәйрәм намазында очрашканда, мәчеттә үк фикер алыша башлыйлар иде – бүген ничек типтерергә, күңел ачарга, кемдә күпме хәмер бар, эчәргә кая барырга... Һәм күпләр бу бәйрәм көннәрендә эчеп-исереп, сугыш, кыйнашу оештыралар иде. Бәлки Фәһим дә менә шундый традицияләрне “торгызырга” телидер? Ул үзенең әңгәмәсендә: “Ни өчен үзебезнекен яңадан торгызмаска?” - ди бит.

Шушыларга карамастан, безнең бабаларыбыз, Россиягә динсезлек алып килгән 1917 елгы революциягә кадәр, иманлы, Аллаһтан куркучы, намазлы мөселманнар булган бит! Моның шулай икәнлеген 20 гасыр башында туган теләсә кайсы татар әбисе һәм бабасы раслый ала. Алар биш вакыт намаз укыганнар, Коръән укый белгәннәр. Әбиемнең сөйләгәне бар, алар Рамазан аенда эссе җәй көннәрендә ураза тотканда, авызлары чатнап кипсә дә, бер тамчы су да капмаганнар. Менә безнең чын үткәнебез шушы инде, менә безнең чын традицияләребез дә шушы! Безгә бабаларыбызның тарихын өйрәнергә кирәк, шул вакытта бары тик ислам диненең генә телебезне, мәдәниятебезне, традицияләрне, татарлар өчен иң кадерле нәрсәләрне саклап калырга ярдәм итүен аңларбыз.

Безнең төрки-мөселман бабаларыбыз Идел Болгарстаны белән идарә иткәннәр, аннан соң Алтын Урданың хуҗалары булганнар, әмма гарәпләшмәгәннәр, чөнки безгә, татарларга, гарәпләрдән аларның милли гадәтләре түгел, бары тик дин генә кирәк булган. Ә хәзерге техник прогресс заманында – кешеләр галәмгә очканда, интернет, кәрәзле элемтә чорында “гарәпләштерү” дип сафсата сату ул төрле секталарга һәм төркемнәргә ишек ачу булачак.

Менә ни өчен Фәһим Шәфиев исемле кеше, үзен мөфти дип атап, башкаларны гарәпләр белән куркытучы бәндә, мөселман буларак үзенең тулысынча абруен төшерде. Ул Россия мөселманнарының хисапсыз күп проблемаларын һәм сорауларын күрмәмешкә салыша. Бүгенге көндә Россиядә мөселман кешесенә намазларын барып укырлык мәчетләр җитешми. Шул сәбәпле Россиянең күп шәһәрләрендә, хәтта башкаласында да, кышкы салкыннарда, җәйге челләләрдә Аллаһка сәҗдәне мәчеттә түгел, урамда кылырга туры килә, әйтерсең лә бу мөселманнар салым түләүчеләр түгел, ә икенче яки өченче сортлы кешеләр!

Шул ук вакытта, безнең мөселман бабаларыбыз бу җирләрдә идарә иткәндә, бөтен диннәр, шул исәптән, праваслау диндәгеләр дә дәүләт тарафыннан якланган. Аларга үзләренең чиркәү-храмнарын салу өчен бөтен мөмкинлекләр бирелгән, алар салымнардан тулысынча азат ителгән – бу хакта тарихчылар яза һәм раслый. Тагы мәчетләр турында. Фәһим үзен мөфти дип атый, ә ул кечкенә генә булса да бер мәчет салып караганмы соң? Юк, ул бары тик башкаларның мәчетләрен генә басып ала белә. Аның “Интерфакс-Религия”га, Американың татарлар өчен эшли торган “Азатлык” радиостанциясенә, Саранскидагы «Столица С” газетасына биргән әңгәмәсен рәхәтләнеп дөньяга таратучы матбугат чаралары үзләренең исламга һәм мөселманнарга тискәре карашта булуларын тагы бер тапкыр исбатлыйлар. Аларның барысына да шуны әйтәсем килә - Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз, чөнки Ул бер буынны икенчесенә алыштырып, ислам динен сакларга Үзе вәгъдә бирде, шуның өчен иманлы кеше бөтен вакыйгаларга карата да сабырлык күрсәтергә һәм бүгенге имин хәлебезне сакларга тиеш. Без барыбыз да күпмилләтле һәм күпдинле Россия гражданнары, шуны хөрмәт итегез.

Үзен мөфти дип атаучы бу кешенең бер генә юлы бар – аңа тәүбәгә килергә һәм Раббыбыз Аллаһтан кичерү сорарга кирәк, шулай ук аның кемнәргә бурычы бар – ул шуны түләргә һәм алардан авырлыклар тудырганы өчен гафу сорарга тиеш, һәм Аллаһ мөмкинлек биргән вакытта, армый-талмый изгелекләр эшләргә ашыгырга кирәк.

Ә без укучыларыбызга Мордовиядә булган хәлләр турында язып торырга вәгъдә бирәбез һәм аларны үзебезгә чакырабыз, сез мөселман-татарларның ничек яшәгәнлекләрен үз күзләрегез белән күреп китәрсез. Бу язмада телгә алынган фактларның дөреслеген сезгә күп кешеләр раслар – имамнар, студентлар һәм гади мөселманнар. Кирәк икән – судта, кирәк икән – журналистларның камералары һәм микрофоннары каршында. Әгәр без, мөселман-татарлар, сезне кунакка чакырганбыз икән, бу - без сезне сыйлыйбыз, ничек итеп дин кешеләрне тәрбияләвен сөйлибез, дигән сүз. Безнең инде күрсәтерлек үрнәкләребез дә бар, бигрәк тә Мордовиядәге Ромодан районының Белозерье авылы мисалы. Биредә инде сигезенче мәчет төзелеп бетеп килә, авылда 16 яшькә кадәрле 600 бала бар, монда эшмәкәрләр кече һәм урта бизнес белән шөгыльләнә, шулай итеп, алар башкаларга да эш урыннары булдыралар, салым түлиләр, үзләренең продуктларын хәтта Европа илләренә дә саталар.

Бер вакыйганы сөйлисем килә. Польшадан бер шофер үзенең зур машинасында Белозерье авылына әзер көнбагышлар алырга килә. Аны каршы алалар, товарын төйи башлыйлар. Берничә сәгать вакыт үтә. Бу шоферны шашлык белән сыйлыйлар, чәй һәм соклар эчерәләр, кыскасы, аңа кадерле кунакка караган кебек карыйлар. Бу кеше түзми, авыл халкыннан сорый: “Сез кемнәр? Мин күпме эшлим, бөтен Европа, хәтта Азия буйлап машинада йөрим, кайда гына булмадым, әмма гади бер шоферга мондый игътибарны күрмәдем?” – ди. Белозерье халкы моңа каршы, “Без бары тик мөселманнар”, - дип җавап бирә.

Белозерье авылы тарихында да төрле вакытлар һәм хәлләр булды. Бары тик ислам дине ярдәмендә генә, Белозерье имамнары, студентлар һәм дини гыйлеме булган актив мөселманнар авылны төрле секталардан һәм төркемнәрдән саклап калдылар. Бездә шундый фикер туды – бу секталар авылга махсус хезмәтләр (спецслужбы) “ярдәмендә” килгән булырга тиешләр иде.

Менә бер мисал. 1997 елда Белозерье авылына Әбүзәр исемле миссионерны китерделәр. Милләте буенча ул рус кешесе иде, паспорты буенча – Олег Марушкин. Кыска вакыт эчендә ул үз тирәсенә диндә гыйлеме аз булган кешеләрне туплап өлгерде, нәтиҗәдә авыл халкы арасында җитди таркалу барлыкка килде. Бу вакытта без Богырыслан мәдрәсәсендә укый идек. Без өйгә ялга кайтырга җыенгач, укытучыларыбыз безне кисәттеләр: “Сезгә афәт килде. Мөселманнар берәр җирдә күтәрелеп китеп, динне торгыза башласалар, махсус шушылай эшлиләр”, - диделәр. Ул вакытта безнең авылда ике мәчет бар иде. Бу Олег-Әбүзәр халыкны шул мәчетләрне җимерергә өнди башлады: “Аларны җаһилият заманында төзегәннәр, алар хәрам акчаларга төзелгән, ул вакытта сез аракы эчә идегез һәм намаз укымадыгыз, - дип аңлатты. – Менә мин сезне саф исламга өйрәтәм”, - диде.

Без, Белозерье мөселманнары, бу бәдбәхетләр белән бергә-бер ялгыз калдык һәм аларга озак түздек. Безнең сабырлыгыбыз тәмам беткәч, без, авыл халкы, аларны кисәттек: “Сез яки мөселманнар арасында фетнә чыгарудан, коткы таратудан туктыйсыз, я без сезнең барыгызны да кыйнап, авылдан куып чыгарабыз.” Бары тик шушы вакытта гына махсус хезмәтләр (спецслужбы) бу хәлләргә катнашты, теге бәндә белән сөйләштеләр, һәм бу кеше берничә көн эчендә авылдан китте. Ә соңыннан аның тарафдарлары да авылны ташлап чыгып киттеләр.

Менә шулай, ничек теләсәгез, шулай аңлагыз! Һәм һәрвакыт, исламга каршы килерлек нәрсә генә булса да, читкә тартучы нинди генә төркемнәр барлыкка килсә дә, без имамнарны, студентларны һәм актив мөселманнарны җыябыз һәм халыкка бу төркемнәрнең нәрсәгә алып барганлыгын аңлатабыз. Һәм Аллаһның ихтыяры белән, халык бу төркемнәрне кире кага башлый. Кешеләр ялган тәгълиматлардан һәм ялган чакырулардан арына башлыйлар. Без ышанабыз, алга таба да шулай булыр, иншаллаһ, чөнки ислам – тынычлык, яхшылык, гаделлек, сабырлык һәм җан иреге дине. Киләчәктә без Мордовия Республикасында ислам диненең торгызылуы турында китаплар да язылыр, дип ышанабыз, чөнки бу – безнең тарих, һәм беркем дә аннан кача алмый. Шуңа күрә, йөз кат ишеткәнгә караганда, бер тапкыр күрүең яхшы! Бөтен яхшы күңелле кешеләрне үзебездә кунакта көтәбез, бер-береңә ярдәм итеп, ничек тынычлыкта һәм килешүдә яшәргә мөмкин – шул хакта без сезнең белән тәҗрибә уртаклашырга әзер.

Рәхим итегез!

Рәшит Халиков, Мордовия Республикасы мөселманнарының дини идарәсе рәисе, мөфти.



20-11-10 06:56
Ответить К списку


Рафис Кашапов Если ты гордый татарин, говори по-татарски!  19-11-10 23:52
Irek Bikkinin Рәшит хәзрәт Халиков: “Мөселманның бурычы – оятсызларны туктату!” 20-11-10 06:56
Adi Tatar Re:Если ты гордый татарин, говори по-татарски!  25-11-10 00:42
Irek Bikkinin Российские суды в маразме: признают Льва Толстого экстремистом  20-11-10 19:02
Irek Bikkinin Re:Российские суды в маразме: признают Льва Толстого экстремистом  20-11-10 19:03
Irek Bikkinin Re:Российские суды в маразме: признают Льва Толстого экстремистом  20-11-10 19:04
Irek Bikkinin Еналеев Сулейман Бек-Мухамедович из села Большая Поляна Мордовии  20-11-10 20:24
Irek Bikkinin Татарину мусульманином быть просто  28-11-10 18:50
Irek Bikkinin Что такое традиционный ислам?  29-11-10 08:31
Irek Bikkinin Re:Что такое традиционный ислам?  29-11-10 08:43
Adi Tatar Re:Что такое традиционный ислам?  01-12-10 01:57
Irek Bikkinin Re:Что такое традиционный ислам?  29-11-10 09:07
Irek Bikkinin Re:Что такое традиционный ислам?  29-11-10 09:11
Irek Bikkinin НЕСКОЛЬКО СЛОВ О ТРАДИЦИОННОМ ИСЛАМЕ  29-11-10 09:37
Irek Bikkinin Re:НЕСКОЛЬКО СЛОВ О ТРАДИЦИОННОМ ИСЛАМЕ  29-11-10 09:54
Irek Bikkinin Ислам в Татарстане прямо от сахабов?  29-11-10 10:35
Irek Bikkinin Re:Ислам в Татарстане прямо от сахабов?  29-11-10 10:45
Irek Bikkinin Re:Что такое традиционный ислам?  29-11-10 11:01
Irek Bikkinin Кто же эти реформаторы и бездумные мечтатели?  29-11-10 11:09






Ответ:
Имя
Email
Ccылка
Заголовок
Текст