ТАТАРСКАЯ ГАЗЕТА

КОНФЕРЕНЦИЯ


[Татарская газета] [Добавить запись]

Зиганшин: Re:БУЛДЫРАБЫЗ - «УПТЫМИЗАЦИЯ» ( ТЫЕЛГАН ТЕМА )

БУЛДЫРАБЫЗ - «УПТЫМИЗАЦИЯ» ( ТЫЕЛГАН ТЕМА )
Фаил САБИРОВ

«Уптымизация»

Арча районы Штерә мәктәбе балалары белем бәйрәмен күрми калды быел. Белем учагын ябып куйдылар. Дөрес, мәктәпне ябу дип язарга кушмыйлар журналистларга. «Оптимизация» дияргә кирәк. Ләкин чын дөресе ябу булгач, нигә матур сүзләр кулланып, болай да ачуы чыккан халыкны тагын да ярсытырга?

Без авылга килгәндә, мәктәп тирәсенә чәчәк тоткан балалар һәм ата-аналар җыелышкан иде. Ләкин матур киенеп килгән балаларга быел иң матур бәйрәмнәрнең берсен күрергә насыйп булмаган икән… Хакимиятнең биргән вәгъдәләрен үтәмәвенә җавап итеп, ата-аналар балаларын күрше авыл мәктәбенә җибәрүдән баш тартты.

Мәктәпне ябу хакында сүзләр күптән йөргән. Ә былтырның март башында укытучылар коллективына бу хакта директор белдерә. Халыкның ачуы яман – авыллары белән сайлауга барудан баш тартачакларын әйтәләр. 8 март тирәләренә тагын бер хәбәр ишетелә – хакимият мәктәпне ябуны бер елга кичектерәчәк икән. Штерәлеләр, шатланышып, яңа Президентны сайлый. Ә икенче көнне чын хакыйкать билгеле була – мәктәпне япмыйлар дигән сүз халыкны сайлау алдыннан тынычландыру өчен генә әйтелгән икән…

Штерәнең 5-9 сыйныфларындагы 27 укучысы Иске Чүриле авылындагы чиркәү каршында урнашкан рус мәктәбенә йөреп укырга тиеш булып чыга. Берьюлы берничә сорау туа.

ТАБЫШМАК СОРАУЛАР

Бердән, ерак. «Сигез генә чакрым», ди «Пассат»та йөргән түрәләр. «Мәктәптән мәктәпкә кадәр ун чакрым чыга», – ди гомере буе бу юлны таптаган авыл агайлары.

Икенчедән, күптән вәгъдә итсәләр дә, ике авыл арасындагы юл төзелеп бетмәгән, аның бер өлешендә асфальт ватык, Штерәгә килеп җитәрәк, ул асфальт дигәннәре бөтенләй юк. Шуңа күрә юл иминлеге инспекциясе автобус белән бу юлдан балаларны йөртергә рөхсәт бирмәгән. Автобус авыл эченә кермәскә тиеш булып чыга. Балалар асфальтка кадәр җәяү чыгарга тиеш.

Өченчедән, мәктәп ябылу белән, әллә никадәр укытучы да эшсез калган, мәктәп ябылуның авыл бетү икәнлеген һәркем белә.

Дүртенчедән, укучыларны йөртергә тиешле автобус кайтмаган. Ул кайтканчы, балаларны АТП автобусы йөртәчәк икән. Балалар автобусы кайчан булачак дигән сорауга «булыр-булыр» дип җавап бирәләр. Инде бер авызың пешкәч, өреп кабасың, һаман-һаман алдаган түрәләрнең «булырына» кем ышансын?

Бишенчедән, Яңа Чүриле – рус мәктәбе, татарча укыган балаларга анда кыен булачак. Аны һәркем белә – татар мәктәбенең мохите үк икенче, балалар да тәртиплерәк. Шушы сорауларга җавап табылганчы, балаларны мәктәпкә җибәрмичә торырга кирәк дигән карарга килгән халык. Чөнки кешечә ысуллар белән генә хакимиятне сөйләшергә мәҗбүр итә алмаганнар.

– Татарстан Конституциясендә «һәр бала үз телендә белем алырга хокуклы» диелгән, – ди Штерә мәктәбе татар теле укытучысы Рәмзия Гыймадиева. – Безнең балаларның татар телендә белем алырга хокукы бардыр бит? Бу хакта без Дәүләт Советы депутатларына да белдердек, Мәгариф һәм фән министры урынбасары Дамир Мәхмүтович янына кердек. Ул без барында ук район мәгариф идарәсе башлыгына телефоннан шалтыратты, Президентның татар мәктәпләрен русныкына кушмаска дип әйтүе хакында искәртте. Аннары безгә район хакимияте башлыгы Алмас Әминовичтан җавап килде. Миңа ул хатны бирегез әле!

Читтәрәк торган ханымнар йөгерешеп безгә район башлыгының хатын китерде. Хатта Штерә укучыларына сайлау мөмкинлеге бирелүе хакында бәян ителгән. Теләгән ата-аналар балаларын Яңа Чүрилегә бирә ала, ә башкаларын татар мәктәпләре – Арчаның 2нче һәм 5нче уку йортлары кабул итәргә әзер.

ЯТИМЛЕК

Чынлыкта исә Арча мәктәбе вәкилләре авылга бөтенләй килмәгән. Соңрак шунысы билгеле була: район үзәгенә кадәр балаларны йөртергә шулай ук юл иминлеге инспекциясе рөхсәт бирмәячәк икән, чөнки ара ерак, егерме чакрымнан артып китә. Халык ай-һайлап йөри тора, ә август уртасында Яңа Чүриледән укытучылар килеп, ата-аналарга гариза язарга тәкъдим итә.

– Башта язмадык. Балалар без кая барыйк инде, нинди мәктә ;птә укыйк дип инәлгәч, аптыраганнан гариза яздык инде, – ди Рәмзия ханым.

– Ни йөзебез белән балаларыбызны ун чакрымдагы мәктәпкә чыгарып җибәрик? – ди Марат Мортазин. – Әле бит кышы бар! Бураннары бар, бүген авыл башына чыгыгыз диячәкләр, аннары ярты юлга кадәр барыгыз диярләр, аннан бөтенләй Чүрилегә кадәр килегез диячәкләр, әйтте диярсез. Күперен дә ГИБДД кабул итмәде, юлын да. Мәктәп автобусларына тизлекне сәгатенә 60 чакрымнан арттырмаска кушалар, ә безгә пассажир ташучы автобусны бирделәр, алар бит 90 белән чабачак безнең балаларны утырткан көе.

– Фәүзия апа Бәйрәмова белән ирек даулап йөрдек-йөрдек тә шушы көнгә калдык, – дип уфтана Илсөя Габделхакова. – Мәктәп беткәч, авыл бетә инде, яшьләр калмаячак авылда…

– Саакашвили Осетиягә һөҗүм иткәч, аны идиот дип атадылар, – дип заманча мисал китерде тагын бер укытучы – Раил Җәләев. – Менә мин дә шулай дим: өр-яңа мәктәпне ябучы кешеләр – шулай ук идиотлар! Күрше Питрәч районы Кибәк Иле авылында 23 бала, алар мәктәпне япмады, ә бездә 42 бала, ябалар!
МОНДА ДА «ВАМИН»

Мәктәбе иске булса да аңлашылыр иде. 2003 елда гына ачылган өр-яңа мәктәпне ябарга теләүләре бөтенләй сәер. Хәер, ялгыш әйтәм, бәлки, киресенчә, аңлашыладыр. Авылда күптән түгел генә инвестор яңа фермалар сала башлаган икән. Яңа мәктәптән ерак та урнашмаган «Вамин» утарларына күз салгач, күпне күргән машина йөртүчебез әйтә куйды: «Инвесторга контор кирәктер инде, шуңа япмакчы булалар мәктәбегезне…» Шушы яңа мәктәпне салдырырга күп көч куйган директор Ришат Гыйләҗев та бинасына кызыгып ябалар булса кирәк дигән фикердә. Чөнки мәктәп уңайлы урында, ашханәсе бар, әзер бина… Ришат абый гомере буе шушы мәктәптә эшләгән, 1962 елдан 1994 елга кадәр директор булган, әле дә күңеле белән мәктәптә:

– Рус мәктәбендә укымагач, балаларыгыз русча белми дип бер япмакчылар иде инде ул мәктәпне. Мин әйттем – Чүриленең үзендә рус телен Штерә мәктәбен тәмамлаган Фирдания укыта, шулай булгач, белмиме безнең балалар русчаны, дидем. Бик әйбәт беләләр. Менә Биектауның Ташлы Кавал авылы мәктәбен япмаганнар, Чыпчык мәктәбенең филиалы итеп калдырганнар. Безнекен дә шулай Чүриле мәктәбе филиалы итеп калдырсыннар. Әле генә 30 августта Республика көнен күтәренке күңел белән бәйрәм иттек. Бик кызганыч, мәктәпнең ябылуы…

Мәктәпнең соңгы директоры Рафис Гарәпшин да ата-аналар арасында йөри. Мәктәп ябылгач, ул яңа эш урынына билгеләнгән – Яңа Чүриле авыл җирлеге башлыгы (Штерә авылы да шушы муниципалитетка карый) итеп куйганнар.

– Бу проблеманы хәл итүнең ике юлы бар инде. Йә юлларны салып бетереп, балалар автобусы кайтарасы, йә берәр елга булса да мәктәпне калдырасы. Шушы авыл кешесе буларак, мәктәпне калдыру ягында инде мин…

Мәктәпне калдырырга теләп, штерәлеләр авылларыннан чыккан урындагы кешеләргә дә мөрәҗәгать итеп караган. Арча районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Айдар Габбасовның җавабы гади булган: «Менә мин дә татар мәктәбендә укыгач, урысча ипи-тозлык кына беләм, бирегез Чүриле мәктәбенә балаларыгызны!» «Урысча сөйләшә белмәсә дә, шундый урында утыра бит әле», – ди авыл халкы туган ягын оныткан түрәнең миһербансызлыгына аптырап.

Шулай сөйләшәбез ата-аналар белән, ә протест акциясенә, халыкның моң-зарын тыңларга килүче түрәләр күренми. Ә бит балаларын Чүрилегә илтүче автобуска утыртмаячаклары хакында иртәнге җидедә үк хакимияткә хәбәр иткәннәр! Чүриле мәктәбеннән дә беркем күренми. Дөрес, кеше кайгысын үз итүче түрәләр бар икән әле, балаларның мәктәпкә килмәвен ишеткәч, Штерәгә автобус хуҗасы – АТП директоры килеп җитте. Ләкин проблеманы хәл итә алучы түгел шул ул, нишлисең, ул үз вазыйфасын үтәгән, авылга автобус җибәргән…

Без Иске Чүрилегә юл тоттык.

«БЕТМИ АВЫЛ!»

Чүриленең мәктәбе, сүз дә юк, матур, заманча. Без килгәндә, сәгать тугыз тирәсе иде, Белем бәйрәме башланып кына килә.

– Тугызынчы яртыда белем бәйрәме башланырга тиеш иде, – ди мәктәп директоры Гөлнара Заһидуллина. – 150 укучы Штерәдән килергә тиешле 27 баланы инде кырык минут көтте. Белем бәйрәмен башларга булдык. Штерә мәктәбендә 14 августта булдык, ата-аналар риза иде. Бернинди протест белдерүче булмады. Мәктәп автобусы әле кайтып җитмәгән, район җитәкчелеге Штерә халкына уңай мөнәсәбәттә булганлыктан, әлегә АТП автобусын биреп торды. Автобус инде сигезенче яртыда авылга килгән иде, ләкин ата-аналар балаларын җибәрмәде. Алар балаларын бәйрәмнән мәхрүм итте, шул хакта уйлансыннар иде.

– Алар рус мәктәбенә балаларын бирүгә каршы, уку авыр булачак, диләр.

– Рус мәктәбе булса да, бездә укытучылар – татар. Буш урында чыккан тавыш дип уйлыйм. Безнең мәктәпкә ияләшеп китү авыр булмас иде. Без, һичшиксез, Штерәгә барырбыз, ата-аналар белән тагын бер сөйләшербез. Ул балалар өчен кабат аерым Белем бәйрәмен үткәрергә туры килер.

Иске Чүриле мәктәбендә район мәгариф бүлеге вәкиле – баш белгеч Лилия Гатауллина да бар иде. Ул да ата-аналарның бу протест акцияләренә гаҗәпләнүен белдерде. «Моңарчы бу проблема хакында ишеткән юк иде», – ди ул. Ни гаҗәп, ата-аналар инде республика Президентына кадәр хатлар язган, ул хатларның барысы да ахыр чиктә район хакимиятенә әйләнеп кайткан. Шушы хатлар хакында район мәгариф идарәсе белгечләре белми микәнни?

– Әгәр кирәк икән, мәктәптә татар класслары ачкан булыр идек. Киресенчә, ата-аналар бит балаларын рус мәктәбенә бирергә тели.

– Авыл халкы мәктәпне яптырмыйча калдырырга тели. Бу мөмкин эшме?

– Юк, барып чыкмаячак. Чөнки протест саен мәктәпне калдырсак, бернинди оптимизация дә үткәрә алмаячакбыз.

– Мәктәп бетсә, авыл бетә дип курка халык.

– Курыкмасыннар! Бетми ул авыл. Бетмәячәк.

– Ышанып әйтәсезме?

– Әйе!

Баш белгеч булгач, белеп әйтәдер инде.

Гөлнара ханым да, Лилия ханым да үзләренең Штерәгә барачакларын, халык белән сөйләшәчәкләрен вәгъдә итте. Ышандык, Казанга кузгалдык. Ләкин, соңрак белүебезчә, 1 сентябрьдә Штерәгә районнан да, Чүриле мәктәбеннән дә килүче булмаган.

Протест акциясен икенче көнне дә дәвам итәргә булганнар. 2 сентябрьдә дә балаларын мәктәпкә илтүдән баш тартып, мәктәп янына инде үзләре генә җыелып, хакимият вәкилләрен көткәннәр. Газета басарга кул куелган вакытта әле Штерәгә районнан кешеләр килмәгән иде.

P.S. Дөрес, авыл халкы «мәктәпне район хакимияте япты» дип санаса да, «уптымизация»нең бер Арча районы хакимияте уйлап чыгарган күренеш булмаганлыгын, аның барлык республикада барганлыгын да искәртеп китәргә кирәктер. Кайсыдыр районнар мәктәпләрне япмаска тырыша, кайберәүләр планны арттырып үти. Бәлки Арча хакимияте дә Штерә ата-аналары белән уртак тел таба алыр дигән яхшы нияттә калыйк. Бәлки, Чүриле мәктәбендә татар класслары ачарлар, бәлки, бер елга булса да мәктәпне калдырырлар? Бу проблеманың берәр чишелеше булса, алдагы саннарыбызда хәбәр итәрбез.

Фаил САБИРОВ. Арча районы.
02.09.2008
====================================================================
Мое предложение родителям этих учеников , - Перестаньте пить водку и самогон и учите своих детей за свой счет , по татарски !
Вообще то это не мои мысли , а дореволюционных царьских чиновников , только переиначенный .

А они говорили , - Татары водку не пьют , вот за эти экономленные деньги обучают своих детей .
И российско-имперское правительство не выделяло средства для обучения татарских детей !
Возвращаются времена русских царей , а их заменяют русские президенты .
За которых голосовали татары !

http://tatarica.yuldash.com/society/article1816
08-06-09 15:04
Ответить К списку


Зиганшин Российская журналистка попросила убежища в Финляндии  01-06-09 02:02
Зиганшин «КРЕСТЫ РАЗДОРА» НА ДОРОГАХ РОССИИ ИЛИ: «ДАЕШь ТОТАЛЬНУЮ ХРИСТИАНИЗАЦИЮ»  01-06-09 07:48
Рифнур Re:Российская журналистка попросила убежища в Финляндии  02-06-09 12:59
Зиганшин Пикет в защиту татарского языка  01-06-09 08:10
Зиганшин Re:Пикет в защиту татарского языка  01-06-09 08:10
Зиганшин На чьей стороне правда?   01-06-09 21:42
Фагим Валиев Re:На чьей стороне правда?   01-09-09 04:49
Зиганшин Re:Пикет в защиту татарского языка  08-06-09 14:55
Фагим Валиев Re:На чьей стороне правда?   01-09-09 04:49
Зиганшин Re:БУЛДЫРАБЫЗ - «УПТЫМИЗАЦИЯ» ( ТЫЕЛГАН ТЕМА ) 08-06-09 15:04
Зиганшин В Путин гасит пожар в Пикалево  05-06-09 17:07
Зиганшин Re:БУЛДЫРАБЫЗ - «УПТЫМИЗАЦИЯ» ( ТЫЕЛГАН ТЕМА )   08-06-09 15:16






Ответ:
Имя
Email
Ccылка
Заголовок
Текст