ТАТАРСКАЯ ГАЗЕТА

КОНФЕРЕНЦИЯ


[Татарская газета] [Добавить запись]

Irek Bikkinin: Уңышсыз сорау алу

Уңышсыз сорау алу

29 май көнне сәгать 2дә Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова, адвокаты Әнәс Батаев белән бергә, Чаллы прокуратурасына чираттагы сорау алуга килделәр. Әмма 4 сәгатькә сузылган бу “сорау алу”, башлана да алмыйча, ике як өчен дә уңышсыз тәмамланды. Фәүзия Бәйрәмова сорау алу һәм беркетмәләр тутыру, үзенә тапшырыласы барлык документлар татарча булсын, дип, тагы тикшерүчегә гариза белән мөрәҗәгать итте. Әмма тикшерүче Рөстәм Галимуллин аның бөтен таләпләрен дә кире какты, тагы тәрҗемә эшен бөтенләй белмәгән, бик түбән дәрәҗәдә үз вазыйфаларын башкарган Шәяхмәтова Гөлсирәне эшкә катнаштырырга тырышты. Фәүзия Бәйрәмова ул тәрҗемәчедән кискен рәвештә баш тартты, бу турыда белдерү ясады. Әмма аның таләбе тагы кире кагылды. Фәүзия Бәйрәмова шулай ук 27 май көнне Әскәр Бикбаев белән кара-каршы очраштырып сорау алганда, үзенең сүзләре беркетмәгә бөтенләй кертелмәвен әйтте, бу турыда да язма рәвештә белдерү ясады. Аның таләбе тагы кире кагылды.

Шуннан соң Фәүзия Бәйрәмова , эшне татарча алып бара алмаган һәм Фәүзия Бәйрәмованың үзен яклап әйткән сүзләрен беркетмәгә кертмәгәне өчен, тикшерүче Рөстәм Галимулиннан баш тартты, аның адвокаты бу хакта гаризаларны прокуратура җитәкчелегенә тапшырды. Әмма Фәүзия Бәйрәмованың бу таләбе дә кире кагылды. Дүрт сәгатьтән артык ач килеш шушы рәвештә мыскылланганнан һәм газапланганнан соң, Фәүзия Бәйрәмованың хәле кискен рәвештә начарланып китте, аңа “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакырырга мәҗбүр булдылар. Тикшерүче Рөстәм Галимуллин “Ашыгыч ярдәм” машинасы килгәнче Фәүзия Бәйрәмовага гаепләнүче булуы турында карар укырга ашыкты, әмма өлгермәде, чөнки Фәүзия Бәйрәмова аны ишетерлек хәлдә түгел иде инде – аның кисәк кенә кан басымы төште, шикәре күтәрелде һәм үзе дә “Ашыгыч ярдәм” машинасы чакырткан ире аны тиз арада алып китәргә мәҗбүр булды.

Хәзер Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова авыр хәлдә Чаллыда ята. Әгәр ул сорау алуга килә алмый икән, аны мәҗбүри рәвештә судка кадәр үк кулга алырга һәм төрмәгә утыртып куярга мөмкиннәр, бу хакта Рөстәм Галимуллин үзе Бәйрәмованың адвокатын кисәткән. Бу эшнең сәяси заказ икәнлеге һәм татар милли-азатлык хәрәкәте җитәкчесе Фәүзия Бәйрәмованы төрмәгә утырту өчен оештырылганы күренеп тора. Аны татар халкын яклап дөнья халыкларына мөрәҗәгать иткәне өчен гаеплиләр һәм хөкем итәргә җыеналар.

Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова үзен яклауларын сорап милләттәшләренә, киң җәмәгатьчелеккә, хокук яклау оешмаларына һәм дөнья халыкларына мөрәҗәгать итә.
Милли Мәҗлеснең матбугат үзәге.
2009 ел, 29 май.


29-05-09 22:19
Ответить К списку


Зиганшин ОБЫСКИ в МОСКВЕ. Татарстанские сыщики осваивают столицу  26-05-09 20:50
Зиганшин Re: ОБЫСКИ в МОСКВЕ. Татарстанские сыщики осваивают столицу.  26-05-09 21:17
Зиганшин Заявление для прессы, «Демократия крепчает». М Миначев  26-05-09 22:59
Alia Форумчане, знаете ли Вы, что в татарстане запретили преподавать на татарском?  27-05-09 20:56
Alia По пути заметила....  28-05-09 00:05
Зиганшин Re:Форумчане, знаете ли Вы, что в татарстане запретили преподавать на татарском?  28-05-09 01:36
Irek Bikkinin Зиганшин, татарча яз  28-05-09 10:41
Alia журналисты фиговые, ничего не разберешь  28-05-09 00:24
Irek Bikkinin Заявление для прессы М.Миначева  29-05-09 08:25
Irek Bikkinin Уңышсыз сорау алу 29-05-09 22:19
Зиганшин Re:Уңышсыз сорау алу - Аскер Бикбаев   12-06-09 15:22






Ответ:
Имя
Email
Ccылка
Заголовок
Текст